Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ирекле укытуга каршы чыгыш ясады
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, татар телен ирекле укыту җәмгыятьне икегә аерды һәм аны гамәлдән чыгарырга кирәк. ТАСС хәбәрчесенә биргән...
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, татар телен ирекле укыту җәмгыятьне икегә аерды һәм аны гамәлдән чыгарырга кирәк. ТАСС хәбәрчесенә биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.
«Без тыю, чикләү юлы белән уртак фикергә килә алмавыбызны аңлыйбыз. Без Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, министр Ольга Васильева белән яңа Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә кертү юнәлешендә эшлибез инде. Татар телен ирекле укытуны гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки ул рус һәм татар халкы арасында чөй какты», - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» әгъзалары алдында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, гамәлдәге Федераль белем бирү стандартлары (аның нигезендә Россия халыкларының милли телләре ирекле нигездә һәм ата-аналарның ризалыгы белән укытыла) «кыенлыклар тудыра» һәм республикада яшәүчеләрнең күбесендә «аңлашылмаучанлык китереп чыгара».
2017 елның көзендә ТР Дәүләт Советы депутатлары республика мәктәпләрендә татар телен атнасына ике сәгать укытуны яклап тавыш бирде. Укучылар дәресләргә ата-аналарның язма килешүе нигезендә ирекле рәвештә йөриячәк. Моңа кадәр төбәк мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри укытыла иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк