Логотип
Хәбәрләр

ФАХИШӘДӘН ЯХШЫ ХАТЫН ЧЫКМЫЙ!

«Төймәгә бастыгыз, сүземне бүлмәгез»

«Матурлык турында» дигән сәхифәдә татарның күренекле шәхесләре фикерләрен ирештерүне дәвам итәбез. Кем ул татар кызы? Кыз абруе ни хәлдә? Кияүгә чыкканда сафлык кирәкме? Узган санда драматург Мансур Гыйләҗев фикерен ишеттерсәк, бу юлы редакциябезгә журналист Искәндәр Сираҗи үзе килеп керде! Бу сорауны ул кызуланып җаваплый да башлады. «Төймәгә бастыгыз, сүземне бүлмәгез» дип кисәтеп үк куйды. Аның фикерләрен түкми-чәчми сезгә дә җиткерәбез.

Милләт горурлыгы – хатын-кызның горурлыгы. Әгәр дә синең хатын, гади генә әйткәндә, тотнаксыз икән, нинди матурлык та, нинди горурлык! Кавказ хатыннары үз милләтенә, үз халкына гына кияүгә чыга, чечен кызларын шулай ук чеченга бирәләр, бер дә булмаса ингуш халкы белән гаилә коралар. Анысын да бик уйлап кына эшлиләр. Башка халыкка бирү дигән әйбер юк! Авар икән аварга, кумык икән, кумыкка! 

Дус егетем кумык кызын урлап кайтып өйләнде. Хәйран калып сөйләгәне истә: ул үземне чын ир итеп хис иттерә, миндә үз-үземә аның кадәр үк ышаныч юк, мин аның таләпләренә туры килмим ди бу. Сүз җенси көчсезлек турында түгел, кумык хатынының характеры менә шундый, ирне күтәрә белә. Дөрестән дә, дустым күзгә карап үзгәрде, туры басып йөри башлады! Яхшы хатын гына менә шулай ир дәрәҗәсен күтәрә ала. Ә кайдадыр, гафу итегез, кулдан-кулга йөргәне ирнең генә түгел, милләт дәрәҗәсен төшерүче ул. Кызганыч, бу безнең татар хатын-кызларына хас күренешкә әверелеп бара. Моңа күпмилләтләр арасында яшәү сәбәпче түгел, татар халкы интеграциягә тиз бирешә торган халык. Шул ук Дагыстанда күбрәк милләт яши, әмма алар милли чисталыкны саклый белә, ә без югалтабыз. Хатын-кыз бит ул милләт язмышын хәл итүдә ир атка караганда да мөһимрәк роль уйный. Ул – бала тәрбияли. Балаларны ашату, киендерү, киләчәген күзаллау әти җилкәсендә булса, тәрбия өчен әни кеше җаваплы.  Ә гомер буе пычранып яшәгән хатын баласына ни бирә? Элек йөргән ирләрен уйлап, гаилә башлыгын шулар белән чагыштырып, алардагы сыйфатны үз ирендә күрәсе килеп яшәгән хатын-кыздан ни көтәргә? Монысы «шәбрәк» иде дип, элек ятак бүлешкәннәрдән җыелма команда туплаган хатын күзалдында үз ире чүпрәккә әйләнеп кала түгелме? Әти кешене балаларга үрнәк итеп күрсәтә аламы? Юк! Иренә карата хөрмәтсезлек күрсәткән балалар үзләре шуны кабатлый башлый. Балалар – әти-әни мөнәсәбәтләре чагылышы. Гомере буе талашып яшәгән гаиләдә чын ир егет үсә алмый, чөнки әтинең урыны түрдә түгеллеген күреп үсә. Көнләшеп, хатынын кимсетеп яшәсә дә шул хәл. Без шушының белән милләтнең асылын үтерәбез. Гаилә дигәне бар да кебек, әмма ул файдасыз, хәтта зыянлы җәмгыять ячейкасына әверелә. Шуннан аерылышулар килеп чыга. Әй, әти белән әни аерылышты бит әле ди бала да. Бу иң куркыныч әйберләрнең берсе.

Пәйгамбәр (сгв) әйткән: «Ир-атка бәхетле булу өчен яхшы йорт, яхшы хатын, яхшы ат, яхшы корал кирәк, ә хатын-кызга яхшы ир дә җитә». Һәр уңышка ирешкән ир артында хатын-кыз тора, диләр. Бүген уңышка ирешкән, әмма кияүгә чыкмаган кызлар күп. Яхшы ир белән таныштыр әле дип йөдәтәләр. Минем киңәш шул: гади генә бер авыл егетен аласыз да, шуннан үзегезгә кирәклене әвәлисез. Нинди мөнәсәбәт күрсәтәсез, шуны аласыз. Әйе, ялгыз кызларның еш кына «миңа болай да рәхәт» диюләрен ишетәбез. Ялгызлык рәхәт була алмый. Менә син кинотеатрда утырасың, яныңда йөзләгән кеше, әмма син – ялгыз. Йөрәгендә мәхәббәт булмаган кеше, үзен кирәксез итеп хис итә башлый. Алёна Апина җырын хәтерлисезме: «Я его слепила из того, что было, а потом что было, то и полюбила». Кеше принцны үзе уйлап чыгара, җырдагыча, ирне дә үзең «әвәләп» була. Хатын кызның яхшы мөгаммәләсеннән үзенә туры килердәй, хыялында йөрткән ир барлыкка килә дигән сүз. Фаина Раневская ни дигән: «Хороших мужиков разбирают ещё щенками». Ә фахишәләрдән яхшы хатын чыга диюләре әкият! Бер ир-ат тулы җыелма командадагы ир үзенчәлекләрен чагылдыра алмый.  

Психологлар әллә нинди терминнар уйлап чыгарып, бәхетле булу серләренә төшендерергә тырышмасын! Бу феминизмга алып бара торган әйбер. Бездә хәтта мөселман феминизмы барлыкка килде. «Каенана безгә беркем түгел, без аның малаена кияүгә чыктык. Аның белән килешергә, мөнәсәбәтләр корырга уйламыйбыз» диюләре нинди хата. Бу милли гореф- гадәтләребезгә балта чабу белән бер. Хатын-кыз иң элек килен була, аннары каенанага әйләнә. Бу чылбыр бүгенгә кадәр үзен аклап килгән һәм аны өзүләре аяныч. Һәркемнең үз холкы, бу мөнәсәбәтләрнең катлаулырак булуы да ихтимал, әмма булсын ул, юкка чыкмасын! Минем гомергә каенана күрмәгән хатын да моның белән килешә. Бу бит әдәп. Диннең өчтән бер өлеше әдәптән тора. Шәригать, гыйбадәт, өченчесе – әдәп, ә бу инде безнең традицияләр. Тарихи яктан караганда, татар ислам динен кабул иткәч кенә татар булып җитлегә. Без бу территориядә иң яшь милләт. Россиягә ислам динен төп таратучы да татарлар. Без башкалар янында бер баш өстен. Хатын-кызларыбызга карап та шулай горурланасы килә. Карале, татар кызы татар егетенә кияүгә чыга, татар милләтен үстерә диясе килә.

Бер вакыйганы искә төшерим әле. Күптән булган хәл, кич кайтып барам. Юл кырыенда ап-актан киенгән берәү басып тора, утырттым, хәлләрен сорашам. «Кайларда йөрдең, кемнәргә бирдең», – дип, минем өчен гадәти булган сорауларның берсен бирәм. Гадәттә шаккаттып калалар, я үпкәлиләр. Ә бу туташ, берни булмагандай: «Эштән кайтып киләм, сораган берсенә бирдем, – ди. – Үз клиентларым – төрекләрем яши монда». Сөйләшеп киттек. Татар теле укытучысы Миләүшә булып чыкты. Татар кызлары арасында сафлык төшенчәсе югала бара диюем дә юкка түгел, әле сөйләргә ярамаган очраклар күпме... Бу борынгы гасыр мәгърифәтчеләреннән алып, бүгенге галимнәребезне борчый торган проблема. Татар милләтен бары асыл улларыбыз, асыл кызларыбыз гына коткарып калачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк