Логотип
Хәбәрләр

Филүс Каһиров Америкага һәм Канадага беренче тапкыр гастрольгә чыга

Җырчы сүзләренчә, бу аның күптәнге хыялы булган. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Америкага һəм Канадага беренче тапкыр гастрольлəре белəн чыга. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендə яза....

Җырчы сүзләренчә, бу аның күптәнге хыялы булган.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Америкага һəм Канадага беренче тапкыр гастрольлəре белəн чыга. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендə яза.

«Дуслар, ниһаять, минем күптəнге хыялым тормышка ашырга тора. Шушы хыялны тормышка ашырыр өчен бик күп көч салынды. Дуслар, коллегалар диимме, Аллаһы Тəгалə ярдəме белəн, шундый зур иҗади сəфəребезгə юл алабыз», ‒ дип яза җырчы.

«Барлык мəгълүматларны социаль челтəрлəргə кертеп барырбыз, игътибар белəн күзəтеп барыгыз, дуслар!», ‒ дип ышандыра Филүс Каһиров. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк