Логотип
Хәбәрләр

Филүс Каһиров: «Без туганнар түгел микән дип, шикләнә башладым»

Филүс Каһировны социаль челтәрләрдә күзәтеп барсагыз, аның “Мирас” ансамбленең җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин белән бергә гастрольләргә чыкканын, җырлаганын күрерсез. Игътибарлы тамашачы: болар бит туга...

Филүс Каһировны социаль челтәрләрдә күзәтеп барсагыз, аның “Мирас” ансамбленең җитәкчесе Рөстәм Рәхмәтуллин белән бергә гастрольләргә чыкканын, җырлаганын күрерсез. Игътибарлы тамашачы: болар бит туганнар, шундый бер-берсенә охшаш, дип әйтер. Мин башта нәкъ шулай дип уйлап йөри идем. Дөрестән дә, бәлки алар ике яисә өч буын туганнардыр? Охшашканнар инде, сүз юк.

илүс Каһиров концертында бу темага да тукталып үтте. “Без охшашмы?” – дип тамашачыдан сорады. “Әйе!” – дигән җаваплар ишетелде. “Элек мин бу сорау концерт буена тамашачыларны кызыксындыра дип уйлый идем, һәрвакыт азакта гына әйтергә туры килә иде. Юк, без туганнар түгел дип әйтә идем. Ничек инде без туганнар булырга мөмкин? Мин – Башкортстаннан, ул – Татарстаннан, дип җавап бирә идем. 

Ләкин хәзер шикләнә башладым. Бер карасаң, минем әти Татарстан тирәсендә мин монда килгәнче бөтенләй йөрмәде. Госман абый Башкортстаннан түгел, Үзбәкстаннан кайтып кермәде инде ул... Шуны әйтәсем килә: ир белән хатын яши-яши бер-берсенә охшап бетәләр. Без Рөстәм дустым белән эшли-эшли бер-беребезгә охшап беткәнбез”, - дип шаяртты Филүс Каһиров. 

Баксаң, алар сәхнәдә 13 ел бергә икән. Дөрестән дә, шул хәтле вакыт бергә эшләп, охшашланып бетүең бар. “Әгәр дә минем шундый абыем булса, Ходай Тәгаләгә рәхмәт кенә әйтер идем”, - дип өстәде җырчы.

Тулырак интертатта

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк