Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев Elvin Greyга претензия белдерә

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев Радик Юльякшинга претензия белдерә. «Син минем «Гомер үтә» дигән җырымны инде 5 ел җырлыйсың, шуның гонорарын алырга киләм», – ди артист. Бу, әлбәттә, шаяру гына, дуслар....

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев Радик Юльякшинга претензия белдерә. «Син минем «Гомер үтә» дигән җырымны инде 5 ел җырлыйсың, шуның гонорарын алырга киләм», – ди артист.

Бу, әлбәттә, шаяру гына, дуслар. Фирдүс Тямаев белән Радик Юльякшинның яхшы дуслар, коллегалар икәнен барыбыз да беләбез. Elvin Grey исеме астында чыгыш ясаучы һәрвакыт яшь, энергияле җырчыбыз Радик Юльякшин да 30 яшен тутырган икән бит бүген! Шул уңайдан Фирдүс Тямаев дустына видеомөрәҗәгать яздырган. Җырчы видеода бүген Уфада булачак Elvin Greyның юбилей концертына бүләкләр белән юл тотуы хакында әйтә.

Фирдүснең котлауларына без дә кушылабыз. Радик Юльякшинга сүрелмәс иҗат дәрте телибез!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк