Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев килене белән танышты

Җырчы концертыннан еш кына #ТямаевПриколы хәштегы астында  күңелле видеолар урнаштыра. Соңгы постын да ул Яркәйдә узган тамашадан кызыклы видоега багышлый. Биредә кечкенә кыз: «Алла бирсә, үзем булам...

Җырчы концертыннан еш кына #ТямаевПриколы хәштегы астында  күңелле видеолар урнаштыра. Соңгы постын да ул Яркәйдә узган тамашадан кызыклы видоега багышлый.

Биредә кечкенә кыз: «Алла бирсә, үзем булам Тямаевның килене!», дип җырлый. Фирдүс бу сүзләргә шакката, кызны кабат җырлап күрсәтергә сорый. Җырчы сүзсез калып янә җырны тыңлый һәм кызны кочаклап алып бу җырны кем өйрәткәнен сораштыра.

Кызның исеме Алинә булып чыга. Ул бер дә аптырап тормый һәм җырны әнисе өйрәткәнен сатып бирә.

Менә шулай, дуслар! Хәзерге буын бигрәк тә җитез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк