Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев концертта тамашачысының итәген төшергән

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тормышта гына түгел, концертларында да кызык хәлләргә еш юлыга. Дөресрәк әйтсәк, Норлат мишәре Фирдүс һәрбер барган җирендә үзе кызык ясарг...

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тормышта гына түгел, концертларында да кызык хәлләргә еш юлыга. Дөресрәк әйтсәк, Норлат мишәре Фирдүс һәрбер барган җирендә үзе кызык ясарга өйрәнгән!

Шулай бер концерт барышында артистка күчтәнәч алып килгән кыска итәкле яшь кыз сәхнәгә менеп җырчы белән фотога төшә. Фирдүс Тямаев тамашачысының кыска итәге турында шаяртмыйча түзә алмый, билгеле: «Монысын төшерегез әле әзрәк. Алайса тәнем әллә нишли», – ди төрттерә.

Шул уңайдан үткен телле артист яшь кызга кияү дә табып бирә, үз төркемендәге егетләр арасыннан иң чибәрен сайлап бирә һәм яшьләрне бергә кайтарып җибәрә. Бәлки бу гади шаярту гына, ә бәлки яңа мәхәббәт тарихына башлангыч булыр... Анысын вакыт күрсәтер.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк