Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев ник хатынын карамый

Фирдүс Тямаевка иң күп бирелә торган сорау нинди дип уйлыйсыз? Күп кешене аның хатынының ник бизәнмичә йөрүе кызыксындыра икән, «Ник хатыныңны карамыйсың?», дип гаеплиләр аны. Бер көнне кибеттә йөргән...

Фирдүс Тямаевка иң күп бирелә торган сорау нинди дип уйлыйсыз? Күп кешене аның хатынының ник бизәнмичә йөрүе кызыксындыра икән, «Ник хатыныңны карамыйсың?», дип гаеплиләр аны. Бер көнне кибеттә йөргәндә ул хатынын аптырата, «Матурым, бәйрәм белән сине! Карале, минем язылучыларымны синең бизәнмичә йөрүең бик кызыксыналар, җавап бир әле шуларга», ди. Хатыны аптырап тормый, «Мин бит бизәнергә яратмыйм. Мин табигый матурлык яклы», ди.

Менә шулай, Фирдүснең хатынының бизәнмичә йөрүенә бер дә борчылмагыз, ул болай да матур, ире аны болай да ярата икән.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк