Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаевтан чираттагы “мөгез”

“Әнием балачагына кайтты. Шатланган, елмайган йөзләрен күргәч, күңелгә рәхәт. Бер генә үтенечем бар. Зинһар, бу видеога пычрак комментарийлар язмагыз”, дип мөрәҗәгать итә Фирдүс. Батут Галия апаның ү...

“Әнием балачагына кайтты. Шатланган, елмайган йөзләрен күргәч, күңелгә рәхәт. Бер генә үтенечем бар. Зинһар, бу видеога пычрак комментарийлар язмагыз”, дип мөрәҗәгать итә Фирдүс.

Батут Галия апаның үзенә дә ошап киткән. “Нигә моны иртәрәк алып кайтмадың?” дип сорый ул улыннан.

Әлеге видео астындагы комментарийлар да борычлы түгел. Берәүләр Фирдүсне, икенчеләр аның әнисен “молодец” дип мактый.

Галия апага Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин да кызыккан.

“Минем дә сикерәсе килеп китте. Әмма мине чыдатмас, мөгаен”, - дигән ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк