Логотип
Хәбәрләр

Фирдус Тямаев икенче тапкыр әти булды: “Әзер түгел идем, шок булды”

30 апрель көнне Фирдүс Тямаев һәм Резидә Әхмәтвәлиева икенче тапкыр әти-әни булды. Тямаевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга. Апрельнең соңгы көне гаиләне тулыландырып, яңа тормыш бүләк итте. Бүген Резид...

30 апрель көнне Фирдүс Тямаев һәм Резидә Әхмәтвәлиева икенче тапкыр әти-әни булды.

Тямаевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга. Апрельнең соңгы көне гаиләне тулыландырып, яңа тормыш бүләк итте. Бүген Резидәуллары Раянга иптәшкә энекәш бүләк итте.

“Татар-информ” хәбәрчесе Фирдүс Тямаевның шатлыгын беренчеләрдән булып уртаклашты.

“Якынча туу датасын баштарак 26 апрельгә билгеләгәннәр иде. Аннан соң 2 майга күчерделәр. “Әле вакыт бар икән” дип, Нурлаттагы өебезнең залын сүтеп атып, ремонт ясап яткан мәл иде. Дизайнер белән видеозвонок аркылы сөйләшеп, обой һәм люстра сайлап йөреш иде”, – ди Фирдүс.

Тямаев хатыны белән иртәнге сөйләшүнең һәр мизгелен хәтерли.

Кибеттә йөргәндә Резеда шалтырата:

–  Матурым, привет! Нигә шалтыратмыйсың? – ди. Шундый әкрен генә сөйли.

–  Привет, мин әйтәм. Син ял итсен, йокласын дип борчырга теләмәдем, дим.

–  Мин таптым, ди.

  Ничек инде? – дидем дә, коелып төштем.

Берәү булса, янында булмаганы өчен сүгәр, битәрләр, истерикага бирелер иде. Мин шок хәлендә калдым. Ни еларга, ни көләргә юк. Иртәнге 5тә бала тудыру йортына барган да, унынчы яртыда тапкан. Монысы да малай! 3800ме, 3900 грамм диме?! Шокта әле мин. Көтелмәгән хәбәр булды. “Мин роддомда” дип, смс җибәрсә дә, мораль яктан әзерләнгән булыр идем. Раянны тапканда да мин Казанда түгел идем. Шундый батыр инде ул минем хатын”, – ди бәхетле Фирдүс.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк