Логотип
Хәбәрләр

Фирүзә Ибатуллина: «Вакыт дәваламый, буш сүзләр болар»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуына инде 3 елга якын вакыт узды. Күренекле шәхесне, яраткан җырчыбызны ягалту татар халкы шактый авыр кичерде. 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуына инде 3 елга якын вакыт узды. Яраткан җырчыбызны ягалту татар халкы шактый авыр кичерде. 

Газиз кешеләрен югалтуын җырчының гаиләсе тагын да авыррак кичерә. Бу күтәрәлмәслек кайгы булып гаиләнең иңбашларына төшә. Бертуган сеңлесе Фирүзә Ибатуллинаның апасын искә алмыйча бер көне дә узмый. Үзенең хис-кичерешләре белән ул инстаграм сәхифәсендә еш уртаклаша.

Берничә көн элек урнаштырылган язмасы да нәкъ күренекле шәхесебез турында. «Үз-үзеңе юатып та, алдап та булмый шул. Вакыт дәваламый, буш сүзләр болар. Ничек син аның белән бер җылы кочакта назланып, иркәләнеп үс тә, көн-төн димичә, юк кына шатлыклар да, кечкенә борчуны да бер-беребезгә житкер дә шуны онытырга мөмкин? Киләчәккә якты хыяллар төзе дә, ял итү, чит илләргә сәяхәт, балаларыбызның туйларын да бергәләп үткәрү, кирәк чакта ярдәм итү, кысып кочаклап: «Әле дә син бар минем алтыным», – дип назлап дәшүне бер мизгел эчен дә юкка чыгарасың? Күкрәгеңнән җанны суырып алып бәргән кебек бит ул! Баштан үткәргәннәр мине аңлар.

Телефон шалтыраса да, смслар килсә дә, капка төбенә машина килеп туктаса да, ишек алдыннан гөрләшеп кеше керсә дә син, син кайтырсың да: «Шундый сагындым, апай, алтыным», – дип кочагыма ташланырсың кебек бит һаман. Акылым аңлый, йөрәгем кабул итми. Бик тиздән икебезнең дә матур юбилей җитә бит, Апау!..

Ничек онытасың, ничек онытырсың?! Ярты йөрәгемне, жанның тынычлыгын, тормышның ямен алып киттең, Апау. Кояшым! Әрнегән чакларымда сине үземнең урынга куеп карыйм. Син дә мин кичергәннәрне кичер иде. Синең хакың юк иде, Апа, мине калдырырга юк иде, юк иде. Бөтен җирдә син, җырларың, фотосурәтләрең... Бу хәл бик рәхәт тә, бик әрнүле, авыр да...», – дип яза ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Уз-узене юатып та,алдап та булмый шул???Вакыт дэваламый,буш сузлэр болар.Ничек момкин син анын белэн бер жылы кочакта назланып,иркэлэнеп ус тэ,кон-тон димичэ,юк кына шатлыклар да,кечкенэ борчуны да бер-беребезгэ житкер дэ?Килэчэккэ якты хыяллар тозе дэ,ял иту,чит иллэргэ саяхат,балаларыбызнын туйларын да бергэлэп уткэру,кирэк чакта ярдэм иту, кысып кочаклап»Элдэ син бар минем алтыным»,-дип назлап дэшуне бер мизгел эчен дэ юкка чыксын да, ничек онытасын??? Кукрэгеннэн жанны суырып алып бэргэн кебек бит уллл???Башыннан уткэннэр мине анлар ?Телефон шалтыраса,смс лар килсэ дэ,капка тобенэ машина килеп туктаса да,ишек алдыннан горлэшеп кеше керсэ дэ Син,Син кайтырсын да»Шундый сагындым апайййй алтынымм «диеп кочагыма ташланырсын кебек бит хаман.??Акылым анлый,йорэгем кабул итми шул??Бик тиздэн икебезнен дэ матур юбилей житэ бит Апауууу.»Апай алтыным,сина нэрсэ алып кайтыйммм»’ телефон чылбырынын икенче очында куз нурымнын янравыклы,монлы тавышы ишетелэ.»Апаууууу,узене алып кайттт,тизрэк кайтттт диммм,тизрэк кайт,сагындым»,дим.Э мин сина алдым инде апайййй,сина охшар,дип уйлыйм.»Апаууу рэхмэт ,апауууу кайт инде,сагындым»,бит димен.Э ул кайта.Сузен дэ тора. Кайта ❤️?Кайчакта атна-ун конгэ,кайчак 2-3 сагатькэ, концертка узышлый булса.❤️❤️Аннары ишэй белэн кушай кебек йорибез ике йортны бер итеп бездэн,инэугэ,инэудэн безгэ ❤️ Ул инэудэ кала мин узебезгэ кайтам.Ике сагатьтэ утми «апай белсэн икэн мин шундый тэмлекэч пешердем,тош инде апаййй»,-дип тагын дэшэ.Мин аны тынлап та бетермим,янына чыгып та чабам.Ильшатым колеп кала»нигэ аерылышып торасыз сон инде сез», дип.Ике сагатьтэн Апауны култыклап,Инэуне житэклэп безгэ кирегэ кайтабыз?????❤️❤️Ничек онытасын,ничек онытырсын???Ярты йорэгемне,жаннын тынычлыгын,тормышнын ямьен алып киттен Апаууу.Кояшыммм???Эрнегэн чакларымда,сине,уземнен урынга куеп карыйм??Синдэ мин кичергэннэрне кичер иде.Синен хакын юк иде Апаууу,мине калдырырга,Юк иде,Юк иде??Ботен жирдэ син,жырларын,фоторэсемнэрен??бу хэл бик рэхэттэ,бик эрнуле авырда.Аллаын рэхмэтен дэ бул йорэк парэм???????

Публикация от Фируза Ибатуллина (@firuza_ibatullina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гомер уза рэхэттэ Дэ михнэттэ Дэ ун ел узсада вакыт уз сэгате тэгэри Дэ тэгэри эммэ яраларны вакыт тазартмый ости генэ бара!