Логотип
Хәбәрләр

"Флера апага бирми кемгә бирерләр..."

Миңа никтер алып баручылар бераз саташты, ялгышты, буташты кебегрәк тоелып алды.

Г.Тукай премиясен тапшыру алдыннан була торган тавыш-гауга, имеш-мимешләрне быел урап уздык, ахры, бик тыныч башланды апрель ае дип уйлаганым хәтердә. Исемлектә “Флера Гыйзәттуллина” исеме күренгәч тә, “Флера апага бирми, кемгә бирерләр, быел ала икән, шөкер”, дидем... Дидем дә – оныттым. Тирләп-пешеп журнал тапшыру эшләре белән йөрүгә карамастан, туры трансляцияне булса да карыйм, дип утырдым. Бер күзем хәрефләр буенча йөгерә, икенче күзем экранда барган вакыйгаларны күзәтә. “Халык шагыйрәсе исемен бирү турында” дигән сүзләрдән соң сәхнәгә салмак кына күтәрелгән Флера апага карап, берара аңышмый тордым әле. Миңа никтер алып баручылар бераз саташты, ялгышты, буташты кебегрәк тоелып алды. Үзем Шагыйрәне күзәтәм: елмаеп, исәнләшергә кул сузып килгән Рәисебезгә ни дип җавап бирер? “Бу юлы да бирмәсәләр...” дигән сүзе искә төште дә, куырылып килдем. Флера апаның үзен бик тыныч тотуын, әле елмаеп исәнләшүен күргәч, күңелгә җылы йөгерде. Бу яшькә җитеп әле “Халык шагыйрәсе” исеме дә булмаган Флера апабыз килешкәндер, күнгәндер, дидем. Шагыйрә килешкән булса да, безнең катта тыз-быз йөреп торучы каләм әһелләре бу яңалыкны бик шаулап кабул итте булса кирәк – “күрдегезме, ишеттегезме, Флера апага тагын бирмәделәр!” дигән сүзләр, яңгыравык булып, беренче катка кадәр “төшеп җитте” (мин кайтырга дип ачкыч тапшырган мәлдә кемнәрдер каһвә тартмасы тирәсендә  шул хакта бәхәсләшә иде әле). Менә “тыныч апрельнең” “тынгысызлануы” шулай башланды...

Мин исемлектә булганнарны “лаек яки лаек түгелгә” бүлмим, бүләсем дә килми. Дәүләт бүләге лауреаты дәрәҗәсен йөртер көннәре җиткән икән – зур сөенеч!Шул көннәрне күрә алганнар икән – зур шатлык!Әле генә шагыйрь Зөлфәт абый турында тапшыру эшләргә туры килде һәм аның хакында башкалар язган материалларны барлап утырдым. Барысында бер үкенеч: Халык шагыйре була алмады, диләр... Соң, Флера апа турында да шулай сөйләнүебез көн кебек ачык, ләбаса!

Ә мин шулай да “тынгысыз апрельнең” бу көнендә бер яктылык күрдем – Сез катыргыдагы исем-кәгазьләрдән өстенрәк, Флера апа! Без Сезне менә шулай, булганыгыз өчен яратабыз!Халык үз хөрмәтен, ихтирамын, мәхәббәтен урамнарда, лифтларда белдерә икән, каһвә тәмләгәндә дөньяның хәттин ашкан проблемалары турында түгел, Сезнең хакта сөйләшә икән – бу бит Җир шарының барлык исемнәреннән мәртәбәлерәк!Бу бит түрәләрнең меңләгән указларыннан миллион тапкыр көчлерәк!

Килешмәсәгез, хәзер үк комментарий калдырыгыз!

Фото: Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Телевизор ачканда Флурэ апа сэхнэгэ кутэрелэ биргэннэр дип соенеп куйсам исем генэ икэн.Ана ул исем кирэкми Тукай премиясенэ лаек ул!Карар биручелэр ник оялмыйлар,тагы куегыз булмаса кандидатлыкка.Бирсеннэр,бирегез!!!