Логотип
Хәбәрләр

«Фонограммага да җырларга туры килә»

«Әйе, кайвакыт төрле сәбәпләр аркасында фонограммага җырларга туры килә. Әмма нигездә тере тавышка җырлыйм».

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тамашачылары белән һәрвакыт аралашып, якын мөнәсәбәттә тора. Инстаграм сәхифәсендә ул еш кына тамашачыларыннан килгән сорауларга җавап бирә.

Дилә Нигъмәтуллинага килгән сорауларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Ипи дә алырга акчасыз булганыгыз булдымы?

– Булды. Минем студент вакытларым әти-әнигә акча ягыннан бик авыр чорга туры килде. Әле дә хәтердә, 300 сум биреп җибәрәләр иде (анысын да бурычка алып). Ул акча бер атнага җитә. Әниләргә әйтми идем, ашамыйча йөреп ашказаны авыртып бетә иде. Онытылган инде ул чаклар... Беренче курстан ук эшли башлавыма бу ситуация зур этәргеч булып торды, миңа калса.

– Фонограммага җырлаганыгыз булдымы?

– Әйе, кайвакыт төрле сәбәпләр аркасында фонограммага җырларга туры килә. Әмма нигездә тере тавышка җырлыйм. Бары тик үзең җырлаганда гына чыгышыңнан ләззәт алып, тамашачы белән энергия алышып була. Тик, шунысы кызганыч, хәзер халыкка тере тавышка җырлаудан күбрәк шоу кирәк.

Әлегә менә шулар. Дилә Нигъмәтуллинаның тагын кайсы якларын ачарга теләр идегез, дуслар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк