Логотип
Хәбәрләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда алкоголь сату чикләнә

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда пыяла савытта алкоголь сату һәм куллану чикләнә. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җәмәгать туклану урыннарында с...

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда пыяла савытта алкоголь сату һәм куллану чикләнә.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җәмәгать туклану урыннарында спиртлы эчемлекләр сатуны тыячак.

Чикләүләр “Казан Арена” стадионында һәм аңа якын урыннарда, “Казан-1” һәм “Казан-2” тимер юл вокзалларында, Үзәк стадионда, Бауман, Петербург урамнарында, Казансу яр буенда, “Көньяк” һәм “Көнчыгыш”автовокзалларында, “Казан” халыкара аэропортында, шулай ук матчлар булган көннәрдә фан-феста зоналарында – Декабристлар урамы, “Яшьләр” скверы, “Казан” гаилә үзәге, шулай ук С.Хәким урамы “Ривьера” мәдәни күңел ачу үзәгеннән Әмирхан урамына кадәр булган урыннарда кертелә.

Әлеге урыннарда алкогольне сатып алу һәм сату 2018 елның 15, 16, 19, 20, 23, 24, 26, 27, 29, 30 июнь һәм 5, 6 июль көннәрендә мөмкин булмаячак.

Чикләүләр шулай ук 14 июньнән 15 июльгә кадәр, 29 июньнән кала, 4, 5, 8, 9, 12 һәм 13 июльдә шулай ук фан-феста зоналарында - бирегә Декабристлар урамының ике ягы да, “Яшьләр” скверы, Комсомольская урамы, “Круиз” рестораны, “Казан” гаилә үзәге, С.Хәким урамыннан Меридианная урамына кадәр, Меридианнаядан Чистай урамына, Чистай урамыннан Декабристлар урамына кадәр араларда булачак. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк