Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаева: «Татар-башкорт сәнгате сүнгәннән сүнә..»

Гөлназ Асаева үзенең инстаграм аккаунтында бик мөһим теманы яктырткан пост чыгара. Җырчы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең начарлануына, гореф-гадәтләрнең бозылуына, татар-башкорт сәнгатенең бетә бар...

Гөлназ Асаева үзенең инстаграм аккаунтында бик мөһим теманы яктырткан пост чыгара. Җырчы кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең начарлануына, гореф-гадәтләрнең бозылуына, татар-башкорт сәнгатенең бетә баруына, халык җырларының онытылуына, олы яшьтәге кешеләргә тиешенчә хөрмәт күрсәтелмәүгә борчыла.

Бу язма астында төрле комментарийлар язалар, күбесе шаулап үткән Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшин конфликтына бәйле. «Инде син дә шуны язсаң, инстаграм битеңә бүтән язылмый идем», ‒ дип язучылар очрый. Шулай ук күбесен Гөлназны яшь булуына карамастан, шушындый темалар борчуы куандыра. Кайберләрен гомумән бу темалар борчымый, алар Гөлназның чәчләренә соклана.

«Вәт замана... Кешене кеше курә алмый, дуслар дошманлаша, татар-башкорт сәнгате сүнгәннән сүнә, сәнгатебезне әллә нәрсәгә әйләндереп баралар тугелме? Без яшьләргә татар-башкорт сәнгатен күтәрер өчен барлык көчебезне салырга кирәк, үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, халык җырларын онытмыйча, олы яшьтәге шәхесләребезгә хөрмәт курсәтеп яшәргә кирәк дип уйлыйм... Без дә бит гел яшь булып тормабыз, олыгаеп, яшьләр каршы эндәшә башласа-бик кыен булыр... Акча артыннан кумыйк, сәнгатебезне күтәрү ягын карыйк», дигән пост урнаштыра Гөлназ.

Гөлшат Хәлиуллина

Фото asaeva_official аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк