Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Фәйзрахманова: «Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим»

Быел 17 сентябрь көнне «Болгар радиосы»нда эфирга чыгучы «Нокта» тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. «Нокта» та...

Быел 17 сентябрь көнне «Болгар радиосы»нда эфирга чыгучы «Нокта» тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. «Нокта» тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

- Гөлназ, радиода «Нокта» тапшыруына ничек кереп киттең? Юридик белемне махсус шушы тапшыру өчен алдыңмы?

- 2014 елда “радиога яңа проект кирәк” дигән сүзләр йөри башлагач, ул вакытта PR бүлегендә эшләүче кызлар Айсылу белән Катя “Әйдәгез, Гөлназга юридик тапшыру алып барырга киңәш итик!” дигән тәкьдим белән чыкты. Бу - август ае иде, ә июль аенда мин икенче югары белем алу өчен юридик факультетка укырга кердем. Кызлар бу турыда, әлбәттә, белә иде. “Укырга керәм” дип янып-көеп йөрүләремне дә күрделәр. Белем махсус бу тапшыру өчен түгел, үзем өчен алынды. Гомумән, бу белемгә китергән юллар бик урау. Әле 2006 елларда мин бала белән өйдә утырган вакытта икенче югары белем алу турында уйлана башладым. Декретта хатын-кызның энергиясе күп бит ул. Көнкүреш эшләрдән арса да, аңа үзен эштәме, укудамы файдалы, кирәкле итеп тою да кирәк. Тик ул вакытта канатларым тиз сынды- кеше сүзен тыңлый идем. Аннары 2013 ел ахырында чын-чынлап икенче югары белем алу турында кабаттан уйлана башладым. Күпкатлы йорт проблемаларын чишү дисеңме, кибеттән алган товарның сыйфатсыз булып аны кире кайтартумы, кибет эшчәнлеген, интернет кибетләрне туктату, прокуратуга хатлар язу - юрист һөнәрен алганчы, мин боларның барысын да үттем. Дөреслекне яклау, үземнең генә түгел, башкаларның да мәнфагатен кайгырту миңа ошый иде. Психолог, юрист булырга теләвемнең асылында кешегә риясыз ярдәм итү тора.

- “Нокта” тапшыруы халыкка ни дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә? Үзең бу тапшырудан канәгатьме?

- Әлбәттә, мин канәгать. Ничәмә мең кеше тапшыруга хат язып, шалтыратып бушка ярдәм алды. Күпмесе әле алачак. Буш сүз генә сөйләмичә, күзгә күренә, тотып карый торган, тоя торган, күңелне тынычландыра торган ярдәм бит ул. Кызганыч, бездә халык юридик яктан белемсез. Ә без тапшыруда бу белемнәрне арттырабыз. Бер соравың булмаса да, тик кенә тыңлап утырсаң да, “Нокта” тапшыруын тыңлап бик күп файдалы мәгьлүмат алырга була.

- Кайвакыт тапшыруны тыңлаганда, син килгән кунакларыңнан да белемлерәк дигән фикер туа. Чөнки кайбер сорауларга җавапны белгечләр түгел, ә син бирәсең. Бу хакта үзең ни уйлыйсың?

- Белгечләрнең икеләнеп торуын күрәм дә, остарып үзем тотынам шул. Минем бик тәнкыйди тыңлаучым бар - әни. Ул мине гел кисәтеп тора: “Бүген тагын кешегә сөйләргә ирек бирмәдең инде”, - ди. Үземне тыям инде мин, тик алар дәшми утыргач, тизрәк кешегә сөйлисе, проблемаларына аңлатма бирәсе килә бит. Кайчагында белгечләр үзләре “Гөлназ, без белмибез”, дип ишарә ясыйлар да, мин үзем җавап бирәм. Алай да булганы бар. Юридик белемем булмаса, төгәл җавапны белмәсәм, кысылмас идем. Ә болай гаеп итмәсеннәр инде, ярдәм итәргә теләп сөйләвем ул.

- Тормышта юридик проблемалар белән очрашканың бармы? Аларны ничек хәл итәсең? Кемгә мөрәҗәгать итәсең?

- Әлбәттә очрашканым бар. Төрле сораулар белән судта да булырга туры килде. Үземнең сораулар белән генә түгел, юрист буларак шәхси консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Судта катнашу, иск язу, теге яки бу проблема белән бәйле сорауларга аңлатма һ.б. Бу өлкәдә эшләгәч, яхшы, белемле, җаваплы адвокатларны беләм. Үземнең генә баш җитмәсә, алар белән киңәшәм.

- “Нокта” – җитди тапшыру. Җиңел рухтагы тапшыру алып бару теләге юкмы?

- Вакыт-вакыт эфирда артистлар белән әңгәмә оештырап алам мин. Йә ул түләүле тапшыру була, йә кисәк кенә кунак килеп төшә дә, бу вакытта син эфирда буласың, артист белән сөйләшеп аласың. Сагындырган икән, дип уйлап куям аннары. Мин эшемне яратам. Кем генә килмәсен кунакка - президентмы, эшмәкәрме, яшь әниме - син алар белән кызыклы, җиңел, мәгьлүматка бай әңгәмә кора белергә тиеш. Димәк, үзең һәр яклап үскән, камил, белемле булырга тиеш. Яшь барган саен җитди тапшыруларга тарта, анысы - дөрес.

- “Болгар радиосы” тормышыңда нинди роль уйный?

- Мин 1999 елдан бирле радиода эшлим. Рәсми рәвештә эшкә 2000 елда урнаштым. 19 ел! 1999 елның 30 мартында беренче тапкыр “Фәридә-Алсу” дуэтыннан әңгәмә алдым. Калтырап беттем. Бер сорауны ике тапкыр биреп, буталдым, тик ерып чыктым (көлә). Дулкынлану да, ялгышулар да, күңел төшкән вакытлар да булды. Тик мин һәрвакыт монда “канатлы”. Эшем, коллектив ошамаса күптән китәр идем.

- Гөлназ, соңгы арада гаилә хәлең турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бу сорауга ачыклык керт әле, зинһар.

- Мин гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим. Сораган кешегә җавап бирәм. Илнур белән минем арада булган ир-хатын мөнәсәбәтләре тәмам. Әле генә түгел, рәсми рәвештә 2017 елның язында ук аерылыштык. Быел май аенда аерылышканга ике ел була. Кисәк кенә хәл итеп аерылышмадык, күп елларга сузылды. Күңелгә авыр вакытлар узды. Аның да, минем дә бар да яхшы. Без яхшы әти-әни, бер-беребезгә карата начар мөнәсәбәттә түгел, аралашабыз.

Дәвамы : intertat.tatar

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк