Гөлназ Фәйзрахманова: «Мин өйләнгән ир-атлар белән йөрергә җыенмыйм»

«Болгар радиосы»ның алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованың иреннән аерылуы турында билгеле инде. Гөлназ үзенең инстаграм битендә аерылганнан соң үзен ничек хис итүе турында язып чыкты.
«14 ел кияүдә булганнан соң, ирекле булу ничектер сәер икән ул. Баштан миңа кыен иде. Синең ирекле булың турында бөтен дөнья белә башлый кебек, ир-атлар да күзләргә карый башлый. Ә мин чит ир-атларның күзләренә караудан бизгәнмен икән инде. Бу пост белән сөяркә эзләүче ир-атларга мөрәҗәгать итәсем килә. Мин өйләнгән ир-атлар белән йөрергә җыенмыйм. Мин хатын булган кеше», дип яза ул.
Гөлназ инде кызы белән Лаеш районындагы пляжга да барып өлгергән, анда рәхәт ди ул.
Автор: Г.Шәрәпова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
24 май 2022 - 09:23
-
23 май 2022 - 17:00
-
21 май 2022 - 10:12
-
20 май 2022 - 12:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте