Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сәфәрова: «Иманым камил, сез бу премиядә яңалык күрәчәксез»

23 март көнне “Пирамида” концертлар залында дүртенче тапкыр Татар музыкаль телеканалы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы быел ничек үтәчәк? Элвин Грей белән Гүзәл Уразова дуслашырмы? “Интертат” фестивал...

23 март көнне “Пирамида” концертлар залында дүртенче тапкыр Татар музыкаль телеканалы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы быел ничек үтәчәк? Элвин Грей белән Гүзәл Уразова дуслашырмы? “Интертат” фестивальгә багышланган пресс-конференциядә яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.
“Иманым камил, сез бу премиядә яңалык күрәчәксез”, дип ышандыра ТМТВ-2019 премиясен алып баручы Гөлназ Сәфәрова. 
 
- Бу, чынлап та, Татарстан Республикасы күләмендә шулай зурлап үткәрелә торган тамаша. Без бу концертны чыннан да тамаша дип атый алабыз, чөнки без әлеге форматта экспериментлардан курыкмыйбыз. Без тегесен эшләп карыйбыз, монысын эшләп карыйбыз, яңалык кертергә тырышабыз. Иманым камил, сез әлеге премиядә яңалык күрәчәксез, бу – гади генә концерт түгел, - диде Гөлназ Сәфәрова. 
Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк