Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сәфәрова китап укырга яратамы?

Дуслар, сез китап укырга яратасызмы? Хәзерге интернет заманында кулга китап тотып уку ят күренешкә әйләнеп бара. Ләкин китап укучылар кимеде дип әйтмәс идем, күп кеше аны да электрон вариантта укый. Т...

Дуслар, сез китап укырга яратасызмы? Хәзерге интернет заманында кулга китап тотып уку ят күренешкә әйләнеп бара. Ләкин китап укучылар кимеде дип әйтмәс идем, күп кеше аны да электрон вариантта укый. Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова да китап укырга ярата икән, ләкин китап укырга вакыты юк, китап тотуга йоклап китә икән.

«Мин укырга бик яратам! Кайбер аеруча ошаган китапларны 2-3 тапкыр да укып чыга алам. Ләкин укырга вакытым юк диярлек, кичен бик җитдиләнеп китап тотып ятам да... йоклап китәм» ‒ дип яза ул үзенең инстаграмында. Бу пост астында үзләренең яраткан китапларын тәкъдим итеп язганнар, аудиокитап укучылар да бар икән. Бу исә тагы китапның кәгазь вариантын кысрыклый. Шулай ук язылучылар Гөлназдан үзе укыган әйбәт китапларны киңәш итүне сорыйлар.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @saffarka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк