Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Шәрипҗанова: «Кайда ясатканны сорамагыз»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзләренең гаиләләрендә булган җаваплы вакыйга белән уртаклашты. Алар кечкенә уллары Минтимерне сөннәткә утыртканнар. «Мактап сөйләнә торган нәстә түгел... Тик без ‒ шундый әт...

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзләренең гаиләләрендә булган җаваплы вакыйга белән уртаклашты. Алар кечкенә уллары Минтимерне сөннәткә утыртканнар.

«Мактап сөйләнә торган нәстә түгел... Тик без ‒ шундый әти/әни булуыбыз белән горурланабыз. Беренче баламның кыз булуын бигрәк тә теләдем, сөннәтлисе булмас өчен. Минтимер тугач ук шул уй белән күпме йөрдем, булды, Аллага шөкер. Зур эш булып торды. Исән сау төзәлергә язсын. Барысы Ходай кулында. Минтимерыч красавчик.

P.S. Кайда ясатканны сорамагыз, әйтергә кирәк дип санамыйм. Безнең бик якын танышыбыз, хәзер инде гаилә дусларыбыз, хирург ясады. Казанда түгел. Бу сорауга килгәндә инстарекомендация гына булышмыйдыр, хэр әни узе сизеп, белеп, изучать итеп «по своим каналам» как говорится. Общий (иснәтеп) наркоз бн, 30 минут тирәсе вакыт узды. Соңыннан нурофен бирдем. Барысы да яхшы, без инде өйдә, йөгереп йөрибез. Уңышлар!».

Молодцы, Гөлназ, зур эш башкарып чыккансыз.

Автор: Г.Шарапова

Фото: gulnazshrp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк