Гөлназ Шәрипҗанова: «Кап-кайнар температура белән кочаклап алды»

Артист балаларының тормышы, гадәттә, я юлда, я гастрольләрдән кайтып керә алмаган әти-әнисен юксынып, өйдә үтә. Музыкаль гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар да соңгы арада күп вакытларын гастрольләрдә үткәрә. Шарипҗановлар гаиләсенең хәзерге гастрольләренә аларның әле күптән түгел дөньяга килгән кечкенә уллары Минтимер дә йөри икән. Ә кызлары Асылбикә әти-әнисен өйдә сагына.

Шулай Гөлназ үзенең Инстаграм аккаунтында олы кызлары Асылбикәнең әти-әнисен гастрольләрдән ничек көткәнен сөйләде.

«Кайтып кердек төнге 02:00, Аллага шөкер. Минтимер йокысын юлда туйдырды, иртәнге 5:00 уянып бар дөньяны уятты, Асылбикәне дә.

Кызым, уянып, «Мимимер плачет», – дип, йөгереп тә килде яныбызга.

Сагынган җимеш...

Мин дә сагындым...

Сагынуым, борчылуым шуның хәтле көчле булган ки, хәтта чирләп киткән җимешем, кап-кайнар температура белән кочаклап алды. Мине, әтисен, апаен...

Йотлыга-йотлыга хәл-әхвәлләрен сөйли башлады.

Йокы килә бит... Минтимер да тынычлап кире йоклап китте. Кызым бүләкләр көтә. Берәм-берәм сумкадан чыга башлады күлмәк, халат, шоколадлар китте ходка. Күңеле булды җимешнең, йоклап китте киредән, безнең кочакта...

Әни күңеле каты сизә диләр, баланыкы тагыда катырак сизә икән».

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @gulnazshrp

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1241
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
959
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1408
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1175
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
912
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1331
0
1
Нишләтергә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы