Гөлназ Шәрипҗанова: «Хәзер мин башка»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең бала көткән вакытларын сагынып, инстаграмда пост язган. Гөлназ бала туарга 6 көн кала төшерелгән фотоны урнаштырган. «Без аны мичтән чыккан коймакны көткән кебек көттек. Ул шундый тәмле килеп чыкты», дип яза ул. Кызы Асылбикә дә энесе Минтимерне бик ярата икән. Минтимер аның яратуыннан арып та бетә. Гөлназ үзенең шундый зур үскән, акыллы кызы булына шатлануы турында да яза.

Минтимер башка төрлерәк, ул 9 ай карында булган вакытта әнисен бик нык үзгәрткән . «Хәзер мин башка төрле», дип яза Гөлназ. «Шушы бәхетне тоярга Аллаһы Тәгалә насыйп иткән, рәхмәт аңа. Шушы сабыйларны үстереп, ризыкларын туйдырып, рәхәт тормышта яшәргә ‒ безнең бурычлар» диелгән инстаграм постында.

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
238
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы