Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Шәрипҗанова кызык хәлдә калган

Күптән түгел җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең инстаграмдагы шәхси аккаунтында үзе белән булган кызыклы вакыйга турында сөйләде. Белүебезчә, күп кенә артистлар концерт эшчәнлегеннән тыш төрле күңел ачу...

Күптән түгел җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең инстаграмдагы шәхси аккаунтында үзе белән булган кызыклы вакыйга турында сөйләде.

Белүебезчә, күп кенә артистлар концерт эшчәнлегеннән тыш төрле күңел ачу чараларын, туйлар-бәйрәмнәр алып баралар. Гөлназның фикеренчә, һәрбер бәйрәм оештыручыдан да, артистлардан зур әзерлек һәм игътибарлылык таләп итә.

Мондый чараларга әзерлекне Гөлназ үзенчә аңлата:

  • Беренчедән, җырчы үзендә һәрвакыт борчылу хисе булганлыкны исәртте;
  • Икенчедән, алар тормыш иптәше һәм иҗатташ коллегасы Илсур Шәрипҗанов белән мондый бәйрәмнәргә 1,5 сәгать алдан килеп, техниканы тикшерәләр икән;
  • Өченчедән, иҗади гаиләнең сәхнә киемнәре һәм вак-төяк сумкалары машинадан чыгып та өлгерми икән, димәк, аларны тикшереп тә торасы юк.

Ләкин, бу юлы, ни кызганыч, көтелмәгән хәл! Русча әйтсәк, «форс мажор!»

Аяк киеме салынган сумканы ачып, банкет туфлиләрен таба алмаган Гөлназ аптырашта кала. Хәзер нишләргә? Уңайлы, үкчәсе дә артык зур булмаган, ә иң мөһиме – бөтен күлмәкләргә дә килешә торган бердәнбер туфлиләр юк!

Сумка төбендә уңайсыз, озын үкчәле, күп дигәндә 3 җыр дәвамында басып тора алырлык һәм 12 см үкчәле ялтыравыклы туфлиләр генә ята.

Күрше залда эшләүче коллегасы да, үч иткәндәй, запас аяк киеме алмаган.

Нишлисең инде, язмышына буйсынып, шул уңайсыз, 12 см үкчәле туфлиләре белән 2 бүлекне уздыра Гөлназ. Тәнәфес вакытында аякларын ял иттерергә дип киеп торган кроссовкалар 3нче бүлек башланганда инде аяктан төшми.

«Бәйрәм шулкадәр җылы һәм күңелле иде, минем аяктагы кроссовкаларда берәүнең дә эше юк иде инде», – ди җырчы.

Теге югалган туфлиләр кая булган дигсезме?

Ул туфлиләр гастрольләр вакытында ялгыш икенче сумкага эләгеп, чит шәһәргә китеп барганнар.

Тормышта төрле хәлләр була шул, барысына да әзер булу мөмкин түгел. Бу очракта Гөлназның бәхетенә каршы – кроссовкалары кул астында булган.

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @gulnazshrp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк