Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сираевага көтелмәгән кунак килгән

Гөлназ Сираева үзе белән бәйле булган кызыклы вакыйгаларның фотоларын Инстаграмдагы аккаунтына урнаштырып бара. Тырма сабына таянып төшкән фотосының күләгәсеннән көлә ул. Әйе, әйе, дөрес укыдыгыз... Ү...

Гөлназ Сираева үзе белән бәйле булган кызыклы вакыйгаларның фотоларын Инстаграмдагы аккаунтына урнаштырып бара. Тырма сабына таянып төшкән фотосының күләгәсеннән көлә ул. Әйе, әйе, дөрес укыдыгыз... Үз күләгәсеннән көлә... «Ну мин вообще аңламАЕм, нинди Шүрәле соң ул минем янда. Венера @nazarova.vers69_ фотога төшергәндә дә бар идеме соң ул?» - дип шаярты Гөлназ Сираева. Юк кына әйбердән дә кызык ясаучылар бар бит. Җырчы да шундыйлар рәтеннән, күрәсең. Һәр әйбергә җитди карый башласың, ай-яй тормыш итүләре авырлаша. Табиблар әйтүенчә, көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклый икән. Гөлназның дуслары да бу посттан бик күп энергия алулары турында язалар. Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез, дуслар!

Фото: @gulnaz_siraeva

Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк