Гөлназ Сираеваны нәрсә сөендерә

Җырчы Гөлназ Сираева үзенең инстаграм челтәрендә шатлыгы белән уртаклашты. Баксаң, ул үзенең «Хисләрем ‒ сынау» җырының популярлыгына шатлана икән. Артист әйтүенчә, төрле банкетлар, бәйрәмнәрдән аны беркайчан да «Кайтабыз да китәбез шул» җырын җырлатмыйча җибәрмәгәннәр икән, ә хәзер яңа җыр өстәлгән. Әле аны бөтен кеше дә «Кырау суккан» җыр дип сората икән. Бу җырны Гөлназ үзе дә яратып башкара, чөнки ул аны йөрәге, күңеле аша үткәргән. Болайрак дип яза ул: «Бу җырга мин үземнең кичерешләремне салганда ул шулхәтле күп кешеләрнең күңел халәтләренә туры килер диеп мин хич тә уйламаган идем... Мондый хисләр белән янып яшәүчеләр күп икән без».
Бу җыр яшьләрнең дә, картларның да күңелләренә хуш килә икән, чөнки аның темасы актуаль ‒ мәхәббәт. Мәхәббәт ул һәрвакыт уңай кичерешләр генә түгел шул, бу җыр шул хакта.
Автор: Г.Хәлиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте