Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина: «Безнең мәхәббәт дуслыктан башланды»

           «Йолдыз сере» рубрикасының чираттагы кунагы, кабатланмас моңлы тавыш иясе, Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты – Гөлсирин Абдуллина.            – Сездә җырлау сәл...

 

         «Йолдыз сере» рубрикасының чираттагы кунагы, кабатланмас моңлы тавыш иясе, Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты – Гөлсирин Абдуллина.

 

         – Сездә җырлау сәләте гаиләгездән киләме? Әти-әниләрегез иҗат белән бәйлеме?

         – Минем әти-әниләр мәдәният өлкәсендә эшли, сәнгать белән бик нык бәйләнгәннәр. Әтием ‒ музыкант, баянда уйный, авылыбызда клуб директоры, әни ‒ режиссёр, хореограф. Алар җырламыйлар, ә менә әни ягыннан бабаем (карт әти була инде ул) һәм аның игезәк сеңлесе җырлаган. Әти ягыннан да бабаемның сеңлесе җырга оста булган. Миңа ике яктан да җырлау сәләте бирелгән дип әйтә алам.

         – Балачактан ук җырчы булырга хыялландыгызмы? Әллә үзегезне башка өлкәдә күрә идегезме?

         – Без сеңелем белән бала чактан ук сәнгатькә гашыйк булып үстек. Һәрвакыт әти-әнигә ияреп клубка төшеп, алар җитәкләгән түгәрәкләрне карый идек. Әти белән әнинең «Тамчылар» җыр-бию ансамбле бар иде. Шул ансамбльдәге апа-абыйлар белән уйнап үскән балалар без. Алар җырлыйлар, бииләр иде, без дә алар артыннан кабатладык, сеңелем биеде, мин җырлый идем. Әни безне биергә дә өйрәтте. Сәнгатькә гашыйк булгангадыр инде, мин һәрвакыт шул юлдан бардым, бәйгеләрдә катнаштым. Югары урыннар яулый башлагач, үземнең дөрес юнәлештә булуымны аңладым. Жюрида утыручы җырчылар миңа тавышымның үзенчәлекле булуын әйтәләр иде. Шулар да сәнгать юлыннан китүемә йогынты ясагандыр, әти-әнием дә каршы булмады. 4-5 яшьләремдә, мин пешекче булырга хыяллана идем. Бу бер мизгел генә булгандыр инде, үземнең сәнгать юлын сайлавыма бер дә үкенмим.

         – Азат белән икегез генә концерт куярга теләгегез бармы?

         – Әлегә андый теләгебез юк, чөнки алда безне бик зур эшләр көтә. Никах, туй уздыру планнары белән янып яшибез. Киләчәктә бәлки андый концертларыбыз да булыр.

         – Туегыз кайчан була?

         – Туебыз концерт сезоны ябылгач, табигать яшелләнгәч, шау чәчәккә күмелгәч, җәй айларында булыр дип уйлыйбыз.

         – Сезгә шулай дүртәүләп эшләү уңайлымы? Алга таба коллективыгызга яна исем кирәк дип уйламыйсызмы?

         – Без дүртебез бер гаилә кебек. Концерттан соң берничә көн үткәч, бер-беребезгә яза, шалтырата башлыйбыз, сагынышабыз. Мин үзебезне коллектив дип әйтмәс идем, ул фестиваль оештырган «Ваһаповфест йолдызлары» дип аталган концертлар. Без һәрберебез үзебезнең исем өчен эшлибез, һәр елны концертларга яңа исем бирәбез.

         – Азаттан башка йөргән егетегез бар идеме?

         – Безнең икебезнең дә очрашып йөргән кешеләребез бар иде. Азат «Ваһапов»ка килгәч тә, мин аңа егеткә караган кебек карамый идем, бик якын, чын дустым итеп кабул иттем. Аңа бик ышана идем, ярты серемне сөйли идем, ул миңа киңәшләр бирә иде. Ул да серләре белән уртаклаша иде. Безнең мәхәббәтебез бик якын дуслыктан башланды.

Дәвамын «Сәхнә» журналының апрель саныннан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк