Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина: «Гафу итегез, хисләреме тота алмадым...»

Көз башында Гөлсирин әти-әни  белән  бала  арасындагы  мөнәсәбәт  һәм ана кешенең кичерешләре хакында җыр башкарып, инстаграм сәхифәсенә урнаштырган иде. Бу җыр күпләргә ошаган очракта, Гөлсирин аны к...

Көз башында Гөлсирин әти-әни  белән  бала  арасындагы  мөнәсәбәт  һәм ана кешенең кичерешләре хакында җыр башкарып, инстаграм сәхифәсенә урнаштырган иде. Бу җыр күпләргә ошаган очракта, Гөлсирин аны концерт программасына кертәм, дип сүз биргән иде. 

Җыр үзәккә үтә торган сүзләр белән тулы. «Әнкәй, мин еламыйм» җыры күпләрнең йөрәкләренә май булып яткан, мөгаен. Узган көнне Гөлсирин нәкь менә шушы җырны сәхнәдә башкарды.

«Кичә бик дулкынландым, бигерәк тә бу җырны башкарганда. Инде ничә ел иң кадерле кешеләребез, әнкәйләргә багышлап җыр башкарасым килде. Нихаять, хыялым чынга ашты. «Әнкәй, мин еламыйм» @guzelyi Гүзәлия көе. Венер Фаттахов сүзләре. Гафу итегез, хисләремне тота алмадым...», – дип яза ул.

Концертта башкарган җырның өзеген Сез дә тыңлый аласыз.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @gulsik93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк