Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина йөклелек турында серне чиште

Гөлсирин Абдуллина инстаграмында язылучыларының сорауларына җавап бирде, аларны сезгә дә тәкъдим итәбез: «Кайчан бәбиләр?» ‒ «Аллаһ биргәч!» «Нәрсәне кичерә алмас идең?» ‒ «Хыянәтне» «Ничек гаилә т...

Гөлсирин Абдуллина инстаграмында язылучыларының сорауларына җавап бирде, аларны сезгә дә тәкъдим итәбез:

«Кайчан бәбиләр?» ‒ «Аллаһ биргәч!»

«Нәрсәне кичерә алмас идең?» ‒ «Хыянәтне»

«Ничек гаилә тормышы? Ошыймы? Бәхетле булыгыз!» ‒ «Мин уйлаганга караганда да әйбәтрәк»

«Сез йөклеме?» ‒ «Юк әле...»

«Туегызда Айсылу Габдинова була дигән идегез, булмадымы әллә? Дуслыгыгыз беттеме әллә?» ‒ «Бетмәде! Кызганыч, килә алмадылар»

«Кияүдә рәхәтме соң? Рәхәт булса ние белән рәхәт? Рәхәт булмаса ни өчен?» ‒ «Әлбәттә, әти-әни канаты астында яшәү бик рәхәт! Олы тормышка аяк басу инде олыларча. Үз гаиләң, үз ояң. Мин уйлаганга караганда да рәхәт. Ни өчен, чөнки эшне үзең генә башкармыйсың, барысын да икәү бергә, һаман бергә, гел бергә булгач рәхәт...»

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: gulsik93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк