Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина карак?!

Ваһапов фестиваль аккаунты Гөлсирин сәхнәдә булган арада төшергән видеоны урнаштыра. Биредә Зәлилә һәм башка Вагаповфест артистлары белән бергә Гөлсирингә кушылып җырлыйлар. Видеоны шаярып «Гөлсирин с...

Ваһапов фестиваль аккаунты Гөлсирин сәхнәдә булган арада төшергән видеоны урнаштыра. Биредә Зәлилә һәм башка Вагаповфест артистлары белән бергә Гөлсирингә кушылып җырлыйлар. Видеоны шаярып «Гөлсирин сәхнәдә булган вакытта...Кемнең яхшырак килеп чыга, әйтегезче?!» дип урнаштырганнар.

Пост астында Гөлсиринне күбесе мактап язганнар. «Гөлсириннең тавышын берәү белән дә чагыштырып булмый», «Лучшее исполнение этой песни!!! Гульсику срочно народную артистку!!!», «Ин яхшысы Гөлсирин үзе!» дигән комментарийлар укып була. Әмма Гөлсиринне хурлаучылар да бар. Хәтта башкарган җырны ул урлаган дип фаразлаучылар да бар.

Гөлсирин сүз әйтмичә кала алмады. Бу хакта инстаграмга пост урнаштырды. «Кем «урлаган»? Ни өчен дип язуым бу сүзләрне, язам иренмичә! «Урлаган» дигән сүзләрне җенем сөйми. Горурланып әйтә алам! «Кошларым» җырын минем якташларым язган: көе Вәсим Әхмәтшин, сүзләрен авылдашым, күршем Нәкыя Йосыпова. Һәм бу җырны иң беренчеләрдән булып В. Әхмәтшинның хатыны Асия Әхмәтшинә башкарган!». Шулай ук бу җырны күпләр башкарганын билгеләп узды.

«Нинди генә ямьсез сүзләр язсагыз да аралар тату, яхшы калыр! Зәлиләгә килгәнда аңа бары тик уңышлар гына телим, якты юллар! Үз сүзләрегезне уйлап язырга өйрәнегез инде оятка калуыгыз бар!», – дип яза җырчы.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @gulsik93

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кем "урлаган"? ? ⠀ Ни өчен дип язуым бу сүзләрне, язам иренмичә! "Урлаган" дигән сүзләрне җенем сөйми. Кичә @vagapovfest группасында комментарийлар укып утырып ачыклык кертәсем килде! Кайбер аңлап бетермәүче апалар өчен язам. ⠀ Горурланып әйтә алам! "Кошларым" җырын минем якташларым язган: көе Вәсим Әхмәтшин, сүзләрен авылдашым, күршем Нәкыя Йосыпова. Һәм бу җырны иң беренчеләрдән булып В. Әхмәтшинның хатыны Асия Әхмәтшинә башкарган! Вакытында бу җырны легендар җырчыларыбыз Әльфия Азвалова, Айдар Галимов @aidar_studio , Ильсия Бәдретдинова @ilsiiabadretdinova җырлавын беләм. Һәм 9 яшьемдә миңа да бу җырны башкарырга насыйп булды. Әле дә хәтеремдә әти - әнием баян тотып җыр өйрәтүләре,зур концерт Нәкыя апа истәлегенә. "Кошларым" җыры бик нигезле, моңлы, матур җыр.??Кемнәр генә башкармаган..... ⠀ Әйе, кайчандыр @zalilya_ Зәлилә дә бу җырны җырлагандыр. Урыннар алгандыр! Нинди генә ямьсез сүзләр язсагыз да аралар тату, яхшы калыр! Зәлиләгә килгәнда аңа бары тик уңышлар гына телим, якты юллар! ?? Үз сүзләрегезне уйлап язырга өйрәнегез инде оятка калуыгыз бар! #ГульсиреньАбдуллина #вагаповфест #кошларым

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк