Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовтан яңа җыр!

Кичә инстаграм социаль челтәрендә Ваһапов фестивале артистларының премьерасы хакында игълан ителде. Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Икәү» дигән җыры дөнья күрде. Азат Абитов аккаунтында прем...

Кичә инстаграм социаль челтәрендә Ваһапов фестивале артистларының премьерасы хакында игълан ителде. Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Икәү» дигән җыры дөнья күрде.

Азат Абитов аккаунтында премьера уңаеннан видеоязма чыкты. Җырчылар тамашачыларының фикерләрен сорыйлар: ошыймы, ошамыймы, яхшымы, начармы. Аларга һәрбер тыңлаучының фикере мөһим.

«Без шушы җырга үзебезнең күңелебезне, мәхәббәтезне салдык», – диләр алар.

Яшь парны премьералары белән котлыйбыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @azat_abitov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк