Гөлсирин Абдуллина мишәрләрне ни өчен ярата?

Эстрадабызның моңлы сандугачы, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Гөлсирин Абдуллина мишәрләрнең сөйләм телләрен бик тә ярата икән. «Ай-яй яратам шул мишәрләрнең сөйләшү телләрен... Төрле җирдә сөйләмнәре төрлечә! Менә кичә Уразовка авылында матур итеп «Саубулыгыз татлы балыгым, тагын килегез!» – дип саубуллашып калдылар. Гөмеремдә дә уйламас идем балыкны татлы итеп атарга. Ә менә нинди матур сүз чыга», – дип яза җырчы үзенең Инстаграм тасмасында.
Мишәрләрнең сөйләм телен генә түгел, үзләрен дә ярата Гөлсирин. Юкка гына мишәр егетенә кияүгә чыкмагандыр!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @gulsik93
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
13 май 2022 - 13:43
-
13 май 2022 - 09:38
-
12 май 2022 - 09:37
-
10 май 2022 - 10:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте