Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллинадан штрудель рецепты

Җырчы Гөлсирин Абдуллина үз сәхифәсенә штрудель рецептын язган. Штрудель өчен: кибеттән алынган чүпрәсез катлы камыр, ике алма, 1 бал кашыгы шикәр комы, дарчин (корица). Камырны бераз җәяргә. Алманы...

Җырчы Гөлсирин Абдуллина үз сәхифәсенә штрудель рецептын язган.

Штрудель өчен: кибеттән алынган чүпрәсез катлы камыр, ике алма, 1 бал кашыгы шикәр комы, дарчин (корица).

Камырны бераз җәяргә. Алманы әрчеп, вак итеп турарга, шикәр комы, кашык очына гына корица салып, пешереп алырга.
Шул эчлекне камырга салып рулет кебек бөтереп духовкага куярга. Штрудель 15-20 минуттан әзер була.
Табынга биргәндә штрудель янына туңдырма салырга була. 

Бу хакта тулырак: intertat

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Штрудель ? Бик тәмле һәм иң мөхиме тиз, җайлы. Бер дә кафедагылардан аерылмый? Күпләрегез сорагач калдырам: ? ?Чүпрәсез камыр (Тесто слоеное бездрожжевое) кибеттән алам кыйбат түгел. Камырны бераз җәябез. ? 2 Алманы әрчеп вак итеп турыйбыз, 1 кечкенә калак шикәр комы, кашык очына гына корица сәлабыз да тушить итәбез. ♦️ Шул эчлекне камырга салып рулет кебек бөтереп пичкә җибәрәбез. Бер 15-20 мин эзер була. Һәм кисеп янына туңдырма куеп тәмләп чәй эчәбез! Шуның белән шул! Сездә пешереп карагыз, бииик тәмле!!! ? #ГульсиреньАбдуллина #яблочныйштрудель #дисерт #кчаю

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк