Гөлсирин белән Азатны котлыйбыз!
Күптән түгел Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов үзләренең яшерен мәхәббәтләрен халыкка ачтылар. Азат Гөлсирингә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Сәхнә» журналына биргән инт...
Күптән түгел Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов үзләренең яшерен мәхәббәтләрен халыкка ачтылар. Азат Гөлсирингә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Сәхнә» журналына биргән интервьюда Гөлсирин: «Без мәхәббәтебезне яшереп йөрмәдек, белгән кеше белде, без аны афишировать кына итмәдек», дигән иде.
Бүген алар Аллаһы Тәгалә каршында мәхәббәтләрен законлаштырдылар, никах укыттылар. Яңа гаилә барлыкка килде. Бу хакта аларның продюсерлары Рифат Фәттахов үзенең инстаграмында хәбәр итте. «Бүген ‒ Гөлсирин @gulsik93 һәм Азатның @azat_abitov Никахы! Ваһапов фестивалендә @vagapovfest туган беренче гаилә. Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!», дип яза ул.
Яшь парны без дә чын күңелдән никах көне белән котлыйбыз!
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк