Логотип
Хәбәрләр

«Гөлсирин, яшең бара, бәби табарга кирәк»

Инстаграмны ачуга, кылт итеп хиджама ясатучы артистлар килеп чыга. Гөлсирин Абдуллина да читтә калмаган, ул да бу процедураны ясаткан. «Хиджаманың нык файдалы булуы турында күптәннән белә идем, ләкин...

Инстаграмны ачуга, кылт итеп хиджама ясатучы артистлар килеп чыга. Гөлсирин Абдуллина да читтә калмаган, ул да бу процедураны ясаткан.

«Хиджаманың нык файдалы булуы турында күптәннән белә идем, ләкин үземә барырга куркыта иде. Шундый рәхәт булып китте процедурадан соң! Ааах! Монда бары профессионаллар эшли һәм бөтен инструментлар стериль! Башларыгыз авыртса, аркагыз сызласа, иммунитетыгызны ныгытасыгыз килсә, хиджама ясатыгыз! Шәхсән үзем туй-концертларыбыз башланганчы тагын барып киләм, Алла бирса!» дип язган ул.

Гөлсириннең язылучылары бу ачктан-ачык рекламаны яратмаганнар. «Зинһар өчен, рекламасыз», дип язганнар. Шулай ук бу процедураның яшь кешеләргә кирәкмәве, ябык, гемоглобины түбән кешенең хәлләре китү очракларын да язып үткәннәр. Шулай ук Гөлсириннең кияүгә чыгуы белән бәйле рәвештә, «Гөлсирин, яшең бара, бәби табарга кирәк», дип төрттерүчеләр дә юк түгел.

Ә сезнең хиджама ясатканыгыз бармы?

Автор: Г.Шарапова

Фото: gulsik93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк