Логотип
Хәбәрләр

Гөмбә җыю кагыйдәләре

Татарстанда гөмбәләр сезоны. Әмма кәрҗин тутырып гөмбә җыеп кайтырга ниятләгәндә, бу кагыйдәләрне истә тотарга кирәк: 1.Үзең яхшы белгән (таныш булган) гөмбәләрне генә җый. 2. Гөмбә эзләгәндә мүкләр...

Татарстанда гөмбәләр сезоны. Әмма кәрҗин тутырып гөмбә җыеп кайтырга ниятләгәндә, бу кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

1.Үзең яхшы белгән (таныш булган) гөмбәләрне генә җый.

2. Гөмбә эзләгәндә мүкләрне өзмә, яфракларны таратма.

3. Гөмбәне пычак белән генә кис.

4. Картайган, кортлаган гөмбәләрне җыйма.

5. Очраклы кешеләрдән гөмбә сатып алырга ярамый.

6. Гөмбәләрне чи килеш кабып карарга ярамый.

7. Юл кырыйларында, чүплек яннарында, зур оешмалар янында үскән гөмбәләрне җыярга ярамый. Аларда әйләнә-тирәгә бүленеп чыккан агулы матдәләр туплана.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк