Гүзәл Әхмәтова Элвин Грей хакында: «Ниһаять, подвалдан чыгып үзен күрсәтә алды»

- Берникадәр вакыт югалып тордым, бу адымны үзем дә аңлый алмадым. Ничектер күңел халәтем шулай таләп итте. Бик күп гастрольләр белән йөргәннән соң ял итәргә кирәк булуын аңладым. Өч ел буе бертуктаусыз эшләгәнмен, шуның өчен бераз тәнәфес ясадым. «Уф, бераз гына туктап тор. Нигә шулкадәр ашыгырга?» – дидем үземә. Клиплар да төшермәдем, җырлар да яздырмадым. Мондый ял бары тик файдага гына булды. Кыз бәби алып кайтты, Аллаһыга мең Шөкер. Хәзер яңа хисләр, көчләр белән иҗат итәм. Бүгенге көндә җырчы Илшат Яппаровбелән бергә хезмәттәшлек итәбез, - диде җырчы.
Гүзәл Әхмәтова Элвин Грей белән ни дәрәҗәдә таныш булуы хакында да сөйләде.
- Элвин Грейны бик нык хөрмәт итәм, булдыклы егет. Без күптәннән таныш. Заманында аның студиясенә җырлар яздырырга йөрдем. Бер кечкенә генә подвалда утыра иде ул. Мин аның өчен бик шат, шулай алга китүе күпләр өчен үрнәк булсын.
Дәвамын интертаттан укый аласыз
Ләйлә Хәкимова
Рамил Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте