Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова ботокс ясатканмы?

Эстрадабызның популяр артистлары матур булу өчен нинди генә адымнарга бармый. Төрле матурлану процедуралары, пластик операцияләр, теш куйдыртулар, ботокс һ.б... Әлеге куркыныч сүзләр исемлеген әле бик...

Эстрадабызның популяр артистлары матур булу өчен нинди генә адымнарга бармый. Төрле матурлану процедуралары, пластик операцияләр, теш куйдыртулар, ботокс һ.б... Әлеге куркыныч сүзләр исемлеген әле бик озак дәвам итеп булыр иде.

Табигый матурлыкка ни җитә диеп әлеге чараларга бармаучылар да күп, шулай да һәрвакыт яшь булу теләге күпләрне мондый адымга этәрә.

Татар эстрадасының популяр җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованы да ясалмалылыкта гаепләгәннәр. Җырчының Инстаграм челтәрендәге комментарий бик күңеленә тигән. «Бөтен җирне ясап куйгач әйбәт була инде ул, матур була», – дип язалар икән җырчыга. Шулай да Гүзәл бүгенге көндә медицина алга киткән булса да, мондый процедураларга әле батырчылык иткәне булмавы хакында сөйләде ТМТВ каналының «Сер булып калсын» тапшыруында.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк