Гүзәл Уразова&ElvinGrey дуэты сәхнәгә кайта

30 март көнне Гүзәл Уразованың Мәскәү шәһәрендә зур концерты көтелә. Гүзәл үзе инстаграмына «Тормышымдагы мөһим вакыйгага 57 сәгать калды», дип язып куйган. Концертта шулай ук олы кызлары Эллари да чыгыш ясаячак икән. «Күптән түгел генә Ильдар белән танышкан, кавышкан идек. Карасаң, инде кызыбыз үсеп буйга җиткән. Безнең ярдәмчебез, уң кулыбыз. Беркайчан да артыгын сорамас, төймә буләк итсәң дә шуңа өч көн сөенер. Әмма сеңлесе белән энесенә тәмлүшкә алганда Элларига алмасаң, үпкәләве бар. шундый зур сабыебыз безнең. Һәм ул бу атнада илебезнең иң зур сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Борчылабыз, дулкынланабыз. Кызым, төкле аягың белән! Бар да яхшы булсын!», дип язган Гүзәл.

Концертның тагы бер яңалыгы ‒ Гүзәл Уразова белән Элвин Грей дуэты кабат сәхнәгә кайта. Алар 30март көнне «Красивая, хороший» җырын башкарачаклар, бу хакта Радик үзенең инстаграмында язып чыкты.

Гүзәлгә концертының уңышлы үтүен теләп калабыз!

Автор: Г.Шәрәпова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
918
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
954
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1402
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1170
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
908
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1325
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
956
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы