Гүзәл Уразова Хәмдүнә Тимергалиевага ни өчен туфлиен биреп торган?

Бүген бөтен кеше легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваны 70 яшьлек юбилее белән котлый. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та котлауларга кушылды һәм Хәмдүнә апа белән булган бер кызыклы хәлне искә төшерде.

"Хәмдүнә апа белән булган кызык хәлләр бик күп, чөнки без еш очрашабыз. Шуларның берсен сөйлим әле. «Татар җыры». Сәхнәгә чыгар алдыннан Хәмдүнә апаның туфлиенең үкчәсе сынды. Гримеркада - кипиш! Нәрсә эшләргә белмибез. Шундук үземнең ярты сәгать элек кенә сатып алынган туфлиемне суздым. Аяк киеме үлчәме һәм аның төсе туры килү бик шәп булды! «Татар җыры»ның програмасын үзгәртеп тормадылар, Хәмдүнә апа үз чиратында чыгыш ясады", - дип сөйләде Гүзәл Уразова. 

Алар Хәмдүнә апаны "эпоха" дип саный. "Нинди генә авырлыклар аша үтсә дә, кешелекле, ихлас булып калган шәхес ул. Һәрчак киңәшләрен бирер, сине дә ихтирам итеп тыңлар. Һәрчак дөресен һәм турыга әйтер. Алдашмый, гадел Хәмдүнә апа! Сау-сәламәт булып, сезгә озын-озак еллар тамашачыны сөендереп яшәргә язсын. Без сезне яратабыз, һәрвакыт якын күрәбез", диләр Гүзәл һәм Илдар.   

Чыганак: Urazova.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
780
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
2 декабрь 2022 - 10:55
427
0
1
"Авылда ныграк тазарам"
23 ноябрь 2022 - 11:30
1555
0
1
«Шушы көнгә калдым үзем дә».
23 ноябрь 2022 - 09:35
1086
0
0
"Яңа татар пьесасы"
17 ноябрь 2022 - 10:10
2350
0
1
АЗАТ ФАЗЛЫЕВНЫҢ ӘТИСЕ ВАФАТ...
11 ноябрь 2022 - 15:15
1692
2
1
Танучылар булырмы икән?
2 ноябрь 2022 - 10:47
2832
0
0
Кияүгә чыгам! Иртәгә...
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы