Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова кияү эзли!

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Инстаграм аккаунтын 370 меңнән артык тамашачы карый. Күпләр җырчының иҗаты һәм гаилә тормышы белән кызыксыналар. Кулланучылар саны арткан саен артист үзенең...

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Инстаграм аккаунтын 370 меңнән артык тамашачы карый. Күпләр җырчының иҗаты һәм гаилә тормышы белән кызыксыналар. Кулланучылар саны арткан саен артист үзенең аккаунтында берсеннән-берсе кызыклы проектлар тәкъдим итеп бара.

Шундыйларның берсе - авитоуразовой кушымтасы. Әлеге проект шартлары буенча һәр пәнҗешәмбе артист үзенең инстаграм тасмасында бер язма куя, ә тамашачылар шушы язма астындагы комментарийларда үзләренең сатылачак яисә аласы килгән әйберләрен язалар. Икенче төрле әйтсәк, игъланнар тактасы. Җырчының проекты тиз арада кызыксынучылар тапкан, хәтта кияү эзләүчеләр дә табылган! Бу хакта Гүзәл үзе "иң кызыклы игъланнар" исеме астында аерым пост урнаштырды.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelurazova

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дуслар, сәлам! Хәтерегездә булса, узган атнаны #авитоуразовой ачып җибәрдек. Әлеге хештегны - кем нәрсә сата, яисә алырга тели - урнаштыра ала. Ә без һәр атнаның пэнҗешэмбесендэ сезнең игъланнар өчен аерым бер пост куеп барырбыз. Кстати, безнең #авитоуразовой аша кем нәрсә сатты, сатып алды, бәлки танышкандыр да? Иң кызык игъланнарны коллаж итеп җыйдым ☝ Сез дә карагыз әле ? Шәхсән үзем #авитоуразовой аша җиләк сатып алдым, авыл каймагын, утын алабыз,ялларда балаларны попугайлы итәргә булдык ? Хәерле көннәр барыгызга да! Дорогие друзья,теперь рубрика #авитоуразовой будет выходить каждый четверг. Пусть этот пост будет полезен для всех? #гузельуразова #купипродай #изруквруки образ от @roza_style_kzn

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк