Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразовадан лайфхак!

Алтын көз инде бер ай дәвамында идарә итә. Көзге салкыннарны яңа кайнар концерт сезоны алыштыра һәм тамашачыны җылыта. Гастрольләр вакытында артистлар нинди генә очракларга юлыкмый. Менә Гүзәл Уразо...

Алтын көз инде бер ай дәвамында идарә итә. Көзге салкыннарны яңа кайнар концерт сезоны алыштыра һәм тамашачыны җылыта.

Гастрольләр вакытында артистлар нинди генә очракларга юлыкмый. Менә Гүзәл Уразова да үз тәҗрибәсеннән чыгып лайфхак белән бүлеште.

Җырчының инстаграмында кызыклы видеоязма пәйда булды. Биредә артистканың чәчен вентилятор белән киптерәләр. Мөгаен, шул вакытта концерт уздыру бинасында бу бердәнбер ысул булгандыр. «Менә сезгә мощный лайфхак! Бернәрсә кирәкми, фен да йөртәсе юк! Ә плойка кирәк булса, беләсезме, нәрсә эшләргә була? Җылыта торган батареяга урап торырга. Шәп локоннар булачак!», – дип шаярта ул.

Сезгә бу лайфхак ошадымы? Иң мөһиме: чәчне вентилятор суыртып алмасын, алайса чәчсез калуыгыз ихтимал.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк