Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Яхина «Дети мои» романы өчен Мәскәүнең «Сноб» журналы премиясенә дәгъва кыла

Язучы Гүзәл Яхина Мәскәүдә чыга торган «Сноб» әдәби журналының «Сделано в России-2018» премиясенә дәгъва кыла. Исемлек премияне оештыручы «Сноб» журналы сайтында урнаштырылган. Мария Степанова («Па...

Язучы Гүзәл Яхина Мәскәүдә чыга торган «Сноб» әдәби журналының «Сделано в России-2018» премиясенә дәгъва кыла. Исемлек премияне оештыручы «Сноб» журналы сайтында урнаштырылган.

Мария Степанова («Памяти памяти» китабы), Андрей Хлобыстин («Шизореволюция: очерки петербургской культуры второй половины ХХ века» китабы) һәм Дмитрий Глуховский («Текст» романы) белән бергә Гүзәл Яхина да «Әдәбият» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк.

Ел саен тапшырыла торган «Сделано в России» премиясе 2012 елда «Сноб» журналы тарафыннан гамәлгә куелган. Быелгы җиңүчеләр киләсе айда билгеле булачак. Проектның сайтында үзеңә ошаган конкурсант өчен тавыш бирергә мөмкин.

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы 2015 елның бестселлеры һәм ачышы булды. Әлеге әсәре өчен язучыга «Большая книга» һәм «Ясная поляна» премияләре тапшырылды.

Гүзәл Яхинаның «Дети мои» дигән икенче романында Идел буенда яшәгән немец кешесе Якоб Бахның язмышы бәян ителә.

Фото: Илнар Тухбатов

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк