Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Уфада «Нур» татар дәүләт театры каршында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. Башкортстан Мәдәни...
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Уфада «Нур» татар дәүләт театры каршында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Башкортстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәйкәлнең иң яхшы проектына бәйге игълан ителгән. Авторларга конкурста катнашу турында гариза, график материаллар, смета-финанс хисапларын быелның 1 июленнән дә соңга калмыйча «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый иҗат оешмасының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлегенә тәкъдим итәргә кирәк.
Бәйгенең нигезләмәсе белән әлеге оешманың сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк