Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе юлларда сак булырга чакыра

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казанда куе томан 10.00 сәгатькә кадәр торачак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанда яшәүчеләргә табигатьтә озак йөрүдән баш тартырга, шулай ук балалар һәм өлкән кешеләргә игътибарлы булырга киңәш итә.

Автомобиль йөртүчеләргә үз техникасының төзек булуын тикшерергә һәм хәрәкәт итү өчен куркынычсыз тизлек сакларга киңәш ителә. Җәяүлеләргә урам аша чыкканда игътибарлы булу, яктыны кире кайтара торган киемнәр яки элементлар куллану зарур.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
359
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы