Логотип
Хәбәрләр

ФЕРНАТ НАСЫЙБУЛЛИН: «Гадәти тормыш ул – шул ук сәхнә»

Сәхнә кешеләре, еллар үткән саен, бары тик яхшыралар һәм матурланалар гына дигән фикер ишеттем бервакыт. Уйлана башласаң, чыннан да шулай бит ул. Тәҗрибәле театр актёрының, җырчының үзен тотышы да, сәхнәдә уйнавы да, сөйләме дә үзенә җәлеп итеп тора. Караган саен карыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә андыйларны. Әлеге язманың герое да шундыйларның берсе – үз гомеренең 25 елдан артык вакытын театрга багышлаган шәхес, Татарстанның атказанган артисты, Г. Кариев театры актёры Насыйбуллин Фернат Фәрит улы.

- Фернат абый, актёрлык өлкәсе нәрсәсе белән җәлеп итте сезне? Ни өчен нәкъ менә бу профессияне сайладыгыз?

         - Актёрлык осталыгы – ул табигатьтән күчкән  күңел теләге, ягъни аерым бер талант дияр идем. Ә талант дигән төшенчә – 99 % үз өстеңдә эшләү һәм бары тик 1 процент кына ата-ана каны белән кергән мөмкинлек. Театр мәктәбе бу төшенчәләрне күңелемә салып калдырган, күрәсең, һәрчак шуларны үз эчемдә тотып йөрим.

         Актёр була алмасам да, сәнгать өлкәсендә  кайнаучы кеше булыр идем. Чөнки минем теләк – режиссёр һөнәрен үзләштереп, үз авылымда иҗат итү иде. Ләкин 1993 нче елда Кәрим Тинчурин театры каршында тарихта беренче тапкыр махсус төркем җыела, дигән хәбәр таралды. Менә шул төркемдә белем алган бәхетле шәкерт мин.

         Ни өчен сайладым, чөнки шулай насыйп булгандыр инде, ризыгым шушы булгандыр. Башта укып карыйсым килде. Булдыра алгач, кызыксыну тагын да артты. Инде укып бетереп, театрга эшкә дә алгач, миннән дә бәхетле кеше юк кебек тоела иде миңа. 5 ел гына эшләп карыйм дип башлаган хезмәтем шулкадәр үзенә алып кереп киткән, баксаң, 25 ел узып та киткән инде.

         - Актёр булып киткәнегезгә үкенгән чаклар булдымы?

         - Андый вакытлар булмады дисәм, ялгышырмын кебек. Дөнья булгач, була икән агы да, карасы да... Күңел төшкән вакытларда сабыр итәргә тырышам. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Өметсез шайтан гына, дип юкка әйтмиләр бит.

         - Үзегезнең актёрлык тәҗрибәсендә сезне кеше буларак үзгәрткән берәр роль булдымы?

         - Кеше буларак үзгәрткән роль булдымы дигән сорауга кистереп, юк дип әйтеп булмый. Яхшы драматургия булганда, һәрбер рольнең тамашачыга әйтер сүзе, мәгънәсе була.

         Балалар театрында эшләгәч, тәрбияви рольләр дә байтак уйналды. Шулай булгач, актёр үзен үзе тәрбияли, шул рәвешчә берникадәр яхшы якка үзгәрә. Шәхсән минем күңелемдә Алхимикның (мин ул рольне шактый уйнадым) «Кем үз максатына тугрылыклы, шул кеше генә барлык каршылыкларны җиңә ала. Уңышсыз чыгар дип курыкмаска гына кирәк» –  дигән фәлсәфи фикере яши. Шундый нык тәэсир иткән инде ул миңа, күрәсең.

         - Үз ролегез,  сәхнәдә генә калмыйча, гадәти тормышыгызга күчкәне бармы? Андый очракларда нишләргә?

         - Күп кенә актёрлар тормышта да уйнаган образларының теле белән сөйләшә. Урынына туры китереп алар сүзе белән шаяртырга яратучылар да шактый. Мин шундыйларның берсе. Кайвакытта ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Чөнки без сәхнәдә дә чын тормыш вакыйгаларын күрсәтәбез, безнең арада яшәгән кешеләрне гәүдәләндерәбез. Миңа калса, бу нормаль күренеш, һәм моны үзгәртергә тырышырга кирәкми.

         - Премьералардан соң үзегезне ничек хис итәсез? Актёр буларак башлаганда ничек иде? Хәзер?

         - Премьералардан соң җилкәмнән йөк төшкән кебек хис итәм үземне. Берникадәр җиңеләеп калам. Аллаһка Шөкер, монысы да булды дип уйлап куясың андый вакытларда. Мин болай итеп тә уйный алам икән әле дип, үз-үзем өчен  ачыш  ясаган чаклар да булды. Төрле режиссёр актёрны төрлечә күрә бит. Һәм аларның һәрберсе дә безне төрле яктан ачарга, үзебез дә күрмәгән, белмәгән сыйфатларыбызны тамашачыга җиткерергә сәләтле. Шуңа күрә дә миңа төрле мәктәп узган профессиональ режиссёрлар белән эшләү аеруча кызыклы.

         - Еллар үтү белән сәхнәгә чыгу алдыннан булган курку хисе бераз кимедеме?

         - Элек тә, хәзер дә шулай ук куркам, борчылам. Миңа калса, сәхнәгә чыгар алдыннан булган курку хисе нормаль күренеш. Берәр актёр: «Юк, мин курыкмыйм, ияләшеп беттем инде», дип мактана икән, бу дөрес нәрсә түгел. Актёр кеше, сәхнәгә чыкканчы, бераз гына булса да каушарга тиеш. Ә менә сәхнәдә уйнаган вакытта курка яисә каушый икән – бу инде профессиональ актёрга хас сыйфат түгел. Сәхнәдә мондый хисләр булмаска тиеш, минемчә. Ягъни актёр сәхнәгә тулысынча тынычланып, чит уйлардан арынып чыгарга тиеш. Мине остазларым шулай өйрәттеләр, һәм алар белән килешмичә мөмкин түгел.

         - Рольләргә ничек әзерләнәсез? Күпме вакыт ала әлеге процесс?

         - Мин һәрбер ролемә җитди карыйм. Кечеме, зурмы – минем өчен мөһим түгел. Роль – ул актёрның йөзе, мөмкинлеге, тамашачыга әйтер сүзе... Шуңа күрә бер генә рольгә дә җиңел карарга ярамый. Ахыр чиктә, ул –актёрның рухи яктан да, матди яктан да туендыручы ризыгы. Режиссёр хәл иткән урынга, ягни мезансценага, чыгып баскач кына текст турында уйлау актёрны бизәми. Кызганыч, андый очраклар еш очрый соңгы вакытта. Актёр сәхнәдә текст турында уйланырга түгел, ә үз образының эчке кичерешләре турында кайгыртырга һәм психологик яктан тамашачы күңеленә ачкыч табарга тиеш.

         Күпме вакыт ала дигән сорауга төгәл җавап биреп булмый. Ул бик күп төрле факторлардан тора, ягъни һәрбер рольгә әзерләнү вакыты индивидуаль.

- Сәхнәгә чыгар алдыннан ниндидер ритуалларыгыз, гадәтләрегез бармы?

         - Сәхнәгә чыгар алдыннан булган гадәтем шул – текстны искә төшерү. Менә шундый «начар» гадәтем бар. Хәтерлимме, юкмы – анысы мөһим түгел, барыбер кабатлап чыгам сүзләремне. Шуннан соң үземдә бераз тынычлану сизәм, ышаныч арта. Соңгы вакытта эчтән генә белгән догаларымны укып, Ходайдан ярдәм сорый башладым. Баксан, андый гадәт миндә генә түгел икән.

         - Үзегезгә ошамаган, сезгә туры килмәгән дип санаган рольләрегез булган идеме?

         - Андый рольләрне дә профессиональ актёр яратырга, асылын табып эшли белергә тиеш. Безнең хезмәтнең бар әһәмияте шунда. Төрле режиссёр шул бер үк актёрны төрлечә күрә. Син режиссёрның ышанычын акларга тиеш. Минем бервакытта да бу роль миңа туры килми дип баш тартканым булмады. Алай булырга да тиеш түгел.

         - Гадәти тормыш сәхнәдән нәрсә белән аерыла?

         - Гадәти тормыш шул ук сәхнә инде ул. Тик бу очракта тамашачы гына юк. Гәрчә тормышта көтелмәгән, без уйламаган кискен үзгәрешләр, борылышлар еш була. Ә сәхнәдә инде тормыш билгеләнгән сценарий буенча бара. Сиңа ул вакыйгалар таныш, әлбәттә. Менә шул бирелгән шартларда ролеңне ышандырып башкару синең профессионал буларак дәрәҗәңне күрсәтә. Әмма сәхнәдә дә, тормыштагы кебек, очраклы, көтелмәгән вакыйгалар килеп туа кайвакыт. Мондый вакытта инде импровизациягә таянып эш итәсең.

- Эштән буш вакытыгызны ничек уздырасыз? Нинди хоббиларыгыз бар?

         - Матур әдәбият, пьесалар укырга яратам мин. Кайвакыт, дөнья мәшәкатьләрен онытып, гармунда моңланып утырам. Илһам килгәндә, шигырьләр дә язам. Соңгы вакытта инсценировка белән шөгыльләнә башладым әле, ягъни татар халык әкиятләрен, балалар фольклорын пьеса форматына җайлаштырып, сәхнә әсәрләре тудыру өстендә эшлим. Җәй көне бакчачы мин, көз көне – гөмбәче...   Театрдан буш вакытта – өстәмә белем бирү педагогы. Казан педагогия көллиятендә булачак укытучы һәм тәрбиячеләрне сәхнә серләренә төшендерәм.

         - Башка профессия сайларга кушсалар, кем булыр идегез?

         - Башка профессия сайларга туры килсә дә, сәнгать һәм театр дөньясыннан читкә китә алмам кебек. Гәрчә минем кулдан барлык хуҗалык эшләре, кайбер төзелеш эшләре килсә дә. Мин рухи азык ала торган эш башкарырга күнеккән. Шуңа күрә бәлки журналист булып эшләр идем. Мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, татар филологиясе буенча да белем аласым килгән иде. Икенче югары белем түләүле булу теләгемне тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Хәер, халыкта «Башыңа төшсә – башмакчы булырсың», диләр. Башмакчы булырга язмасын инде берүк...

         - Гаиләдә сез нинди кеше? Таләпчәнме сез?

         - Гаиләдә үземне кайгыртучан кеше дияр идем. Йорт, хуҗалык өчен җан атып торучы ир һәм әти мин. Тәртип һәм пөхтәлек яратам, хатыным һәм балаларым өчен хәлдән килгәнчә мөмкинлекләр һәм уңай шартлар тудырырга тырышам. Якыннарымны рухи яктан да, матди яктан тәэмин итәм. Шуның белән үземне бик бәхетле саныйм.

         - Гомумән, үзегезне бер сүз белән тасвирларга кушсалар, нинди сүз булыр иде ул?

         - ҖАВАПЛЫ сүзе тулысы белән мине тасвирлый кебек. Һәр эшкә җаваплылык белән караган, барысын да җиренә җиткереп башкарып чыккан кешеләрне бик нык хөрмәт итәм.

Автор: ӘНВӘР МӨХЕТДИНОВ.

Фото: Г. Кариев театры матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021