Логотип
Хәбәрләр

Гаилә корырга ашыкмадым

Журнал тышлыгын бизәгән Венера Аитова (Иванова) май кояшы кебек гел елмаеп кына тора. Аның затлы килеш-килбәте, чыннан да, экранда балкыр өчен яратылган кебек. Бертуктаусыз камиллеккә, белемгә омтылган тележурналист Венераның күңел хасиятен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Журнал тышлыгын бизәгән Венера Аитова (Иванова) май кояшы кебек гел елмаеп кына тора. Аның затлы килеш-килбәте, чыннан да, экранда балкыр өчен яратылган кебек. Бертуктаусыз камиллеккә, белемгә омтылган тележурналист Венераның күңел хасиятен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

ГАИЛӘ КОРЫРГА АШЫКМАДЫМ  

Авылда булмаган мөмкинлекләрне исә Казанда таптым. Театрларның барлык репертуарын карап бардым. Рәхәтләнеп сәяхәт иттем. Эштә дә гел үсештә булу кирәк иде. 20 яшьлек кызлар күңелендә кияүгә чыгу уе булса да, мин гаилә корырга ашыкмадым. Аллаһыдан вакыт җитеп, никах сәгате суккач кына, яңа тормышка аяк бастым.  

Бала көткәндә җиде айга кадәр турыдан туры эфирда эшләдем. Non Stop режимда шактый хезмәт куярга туры килде. Бу һөнәремне яратканга да шулай килеп чыкты инде. Гомумән, нәрсә беләндер мавыгып китсәм, тулысынча шуңа биреләм. Башта уку, аннан төрле курслар, айкидодан башлап испан теле курсларына кадәр йөреп чыктым. Алар барысы да миңа кызыклы иде. Мәгълүмат туплау, чыннан да, мавыктыргыч нәрсә. Декретка чыккач та, көндез йокы килсә дә, йоклый алмый интектем. Берни эшләми йоклап яту килешмидер кебек тоелды. Шулай да бала тугач, андый режимга да күчәргә туры килде. Безнең буын бәласе бу: гомеренең күп өлешен эшләп уздыра, карьера ясый, тырыша, тырмаша, күбрәк акча эшләргә омтыла. Бала үстергәндә, каядыр ашыкмыйча яшисе иде! Мин хәзер балалар психологиясен өйрәнәм. Янында әнисе булмаса, балада төрле тайпылышлар башланырга мөмкин икән. Әгәр дә хәзер эшкә чыксам, тулысынча бирелеп булмаячак, балам да тиешле тәрбиядән мәхрүм калачак. Үрдәк психологиясе шикелле килеп чыгачак инде... Бала карау мизгелләре белән ләззәтләнеп каласым килә.

  ЖУРНАЛИСТ – КАДЕРСЕЗ ҺӨНӘР  

Татар журналистикасына гыйлем, эзләнүчәнлек җитми. Журналистлар алар медицина хезмәткәрләре кебек, гыйлемне гел эстәп торырга кирәк. Федераль каналлар гына түгел, ә чит ил коллегаларының да эш алымнарыннан хәбәрдар булуың зарур. Ә моның өчен, ким дигәндә, телләр белү, трендларны барлау сорала. Медиадөнья нык үзгәрде. Ул журналистиканың төрле өлкәләренә кагыла, телевидениегә дә әкренләп керә бара. Безгә тәнкыйтьтән курыкмаска кирәк. Тәвәккәллек, үз-үзеңә ышану, шулай ук бердәмлек, ихласлык, игътибар һәм кадер җитми. Бер-беребезне ишетә белү җәһәтеннән дә кытлык кичерәбез шикелле. Журналистларның аналитик фикерләве дә саега төште сыман. Каләм әһелләре үз чикләрен үзләре тарайта. Азрак иркенәергә вакыт. Курку хисе профессиональлеккә начар йогынты ясый. Монда мин сәясәт турында фикер йөртмим, уңышсызлыклардан курку турында сүз бара. Журналистларга аудиториянең куәтләве җитенкерәми. Яңа форматтагы ток-шоу, татарча тапшырулар ачыла икән, аларның барысын да хупларга кирәк. Тора-бара ул барыбер сыйфатка ирешәчәк. Журналистларга – flexible, ягъни, үзгәрешләрне җиңелрәк кабул итәргә, күндәмрәк, «сыгылмалырак» булырга кирәк. Югыйсә, татар телендә эшли алырлык каләм әһелләре бөтенләй калмаска мөмкин.   Телевизон журналистларга: «Дөрес сөйләшмисең!» – дип ешрак та бәйләнәләр бит әле. Шуңа күрә, ул башка телдә эшләргә күчәргә дә мөмкин...  

Идеяләрем күп, җиң сызганып, зур эшләргә алынырга ниятләп торам. Чөнки үземдә көч тоя алдым. Унбиш елдан артык телевидениедә эшләдем, тәҗрибәм бар. Ә ул трансформацияләнергә тиеш. Алда – зур, файдалы, кызыклы эш көтә. Федераль каналга китмисеңме, дип әйтүчеләр дә бар. Әлегә андый ниятем юк, ә киләчәктәгесен кем белсен?.. Үз-үземә тәнкыйть күзе белән карыйм. Туры эфирда эшли башлагач, нык үзгәрдем. Тел турында яки башка темаларга җитди сөйләшүләр алып барганда, тарихи процесста катнашам кебек тоела иде. Моңарчы зәңгәр экраннарда яңгырамаган темаларны чыгару – бәләкәй революция ясау кебек булды. Бала төшерү темасын яктыртканда геройларның ихласлыгы истә калды. Ихласлык турында сүз кузгаткач, әйтим инде: иң әйбәте – экранда үзең булып калу. Үзеңнән яхшырак булырга тырышырга һич тә кирәк түгел. 

ЗАМАНА ЯШЬЛӘРЕ АЙФОН КЕБЕК...

Яшьләр тапшыруларында үскән журналист буларак, чагыштырып әйтә алам: хәзерге яшьләр, чыннан да, бездән яхшырак. Һәр буын айфон кебек камилләшә, яхшыра бара. Һәрберсе үзенчәлекле, акыллы, иҗадирәк, һәрберсе үзенә нәрсә кирәген төгәл белә, үз-үзенә ышана. Замана мөмкинлекләрен күрә һәм файдалана беләләр! Энекәшемнең йөз меңнән артык язылучысы булган үз анимация каналы бар. Ул кечкенәдән кызыксына, музыка яза, рәсем ясый. Кайберләрен үземә куярга телим, ләкин ул рөхсәт итми, табигый рәвештә үссен, ди. Бик үҗәт, үзсүзле, тырыш буын алар. Бер видеосы ике миллионнан артык карау җыйган. Горурланам һәм сокланам! Яшәү мәгънәсе – яшәүдә. Бер туйда олы яшьтәге бабайның теләген һич онытасым юк: «Яшьләр! Гомер уза. Җырлап-биеп, көлеп, тормышка ләззәтләнеп тә, елап, әрләшеп тә... Беренчесе белән узса, яхшырак!» – ди. Чыннан да, тормыштан тәм табып яшәргә, елмаеп гомер итәргә тырышырга кирәк.

Тулырак: Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк