Галимҗан Баруди исемендәге укулар узачак
(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). 28 февральдә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (Габдулла Тукай урамы, 34) “Татар дин әһеле, педагог һәм мәгърифәтче Г.Барудига багышланган укулар” Росс...
(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). 28 февральдә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (Габдулла Тукай урамы, 34) “Татар дин әһеле, педагог һәм мәгърифәтче Г.Барудига багышланган укулар” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция барышында Россиядә дини мәгариф, Россия мөселманнары мәгърифәтчелеге эшендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең әһәмияте мәсьәләләре каралачак. Катнашучылар Галимҗан Барудиның мәгърифәтчелек һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында фикер алышачаклар. Конференция материаллары буенча җыентык нәшер итергә планлаштыралар.
Баруди укулары Россиянең төрле почмакларыннан күп кенә галимнәрнең һәм дин әһелләренең игътибарын җәлеп итеп килә. 2017 елда конференциядә Россия төбәкләреннән, Ингушетиядән, Сириядән, Төркиядән һәм Иорданиядән мөфтият вәкилләре, галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре катнашты. Быел конференциядә катнашучылар географиясенең күпкә киңәюе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк