Логотип
Хәбәрләр

Галимҗан Гыйльманов һәм Ркаил Зәйдулланың элекке әдәби бурычларын искә төшерделәр

Татарстан Язучылар берлегендә тарихи шәхескә багышлап тарихи әсәр язарга алынган язучыларга әдәби бурычларын искә төшерделәр. Бу хакта Язучылар берлегенең «Яшел камин янында. Шәхесләребез» мәгърифәт...

Татарстан Язучылар берлегендә тарихи шәхескә багышлап тарихи әсәр язарга алынган язучыларга әдәби бурычларын искә төшерделәр. Бу хакта Язучылар берлегенең «Яшел камин янында. Шәхесләребез» мәгърифәти проектының беренче утырышында әйтелде. Утырыш күренекле галим, язучы һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган иде.

Биш ел элек, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов булган вакытта, тарихи шәхесләр турында китаплар язучыларга дәүләттән зур суммадагы (язучыларның берсе әйтүенчә, 400 мең сум) грантлар бирелгән иде. Татар халкының бөек шәхесләре - Кол Шәриф, Таҗетдин Ялчогыл, Шаехзадә Бабич, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында саллы китаплар язылачагы турында моннан биш ел элек билгеле булды. 

Данил Салихов, ике язучының - Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла һәм премиягә быелгы кандидат Галимҗан Гыйльмановның әсәрләрен тапшырмавын искәртеп үтте. «Бүгенгесе көндә ул эшләнеп бетмәде. Ркаил Зәйдулла язып бетермәгән, Галимҗан Гыйльманов өстендә дә тора. Язучының намусында инде ул. Мин алар аны онытканнар дип уйламыйм. Тарихи әсәр язу өйрәнүне сорый. Бер-ике айда языла торган әйбер түгел», - диде Данил Салихов.

Китап язу эшенә Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева, Ләис Зөлкәрнәй алынган. Айгөл Әхмәтгалиева - Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Рөстәм Галиуллин - Таҗетдин Ялчыгол турында китап язган. Башкаларның әсәрләре тапшырылмаган.

Ркаил Зәйдулла "Татар-информ" хәбәрчесенә тарихи әсәрне тиз генә язып булмавын искәртте. «Тарихи әсәр язу бит ул марафон түгел. Тарихка кергән саен ул тирәнрәк суыра, яңа мәгълүматлар ачыла тора. Эш бара. Өзекләре «Мәдәни җомга» газетасында чыккан да иде. Мин аны грант булмаса да язар идем», - диде ул.

Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Рафис Корбан грант суммасының 400 мең сум булуын раслады. «Ул Тукай премиясеннән аз гына азрак иде», - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк