Логотип
Хәбәрләр

Галимнәр 50 төр авырудан ярдәм итә торган үләнне атады

Экспертлар фикеренчә чамбыр (чабрец) илледән артык авыруны җиңәргә ярдәм итә торган үлән. Ул бик көчле антисептик һәм вирусларга каршы тору үзлегенә ия, дип яза inforeactor.ru сайты.    Чамбырны тим...

Экспертлар фикеренчә чамбыр (чабрец) илледән артык авыруны җиңәргә ярдәм итә торган үлән. Ул бик көчле антисептик һәм вирусларга каршы тору үзлегенә ия, дип яза inforeactor.ru сайты. 
 
Чамбырны тимьян дип тә атап йөртәләр. 


Чамбыр авыртуларны баса һәм бик көчле табигый антибиотик булып санала. Шулай ук бу үлән гриппны җиңәргә ярдәм итә, стрептококк  һәм candida төрендәге гөмбәчек авыруын дәвалый. Галимнәр белдергәнчә, чамбыр микроорганизмнарны җимерә һәм шулай итеп саклагыч функцияләрне яхшырта. Шулай ук чамбыр организмнан шлакларны һәм токсиннарны чыгара, лекйоцитлар формалаштыра. Суда эретелгән тимьян мае стафилококк белән көрәшергә ярдәм итә. Һәм зарарлы вируслар парга әйләнгәндә, аларның  90 процетын юкка чыгарырга сәләле. 

Шулай ук чамбырны инфекцион-респиратор авырулары вакытында дәвалау чарасы буларак кулланалар. Ул ютәлдән булыша, бугаз ялкынсынуын, ларингит, борын кушлыгы инфекцион патологияләрен бетерә. Астма булганда да ярдәм итә. 
 
Чамбырдан чәй

Чамбырдан ясалган чәй бронхлардан какрыкны чыгарырга ярдәм итә. Шуңа күрә аны еш кына үпкә ялкынсынганда, бронхит һәм плеврит булганда билгелиләр.

Чамбырдан чәй әзерләү

Бер чәй кашыгы кипкән үләнне бер стакан кайнап торган суга салыгыз.

Өстен каплап 10 минут төнәтергә кирәк. Шуннан соң сөзеп, гадәти чәй кебек эчәсе. Бу чәйгә бал да өстәргә була.
 
Тулырак интертатта

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк