Логотип
Хәбәрләр

Гаяз Исхакыйга багышланган җыентык

Уфада Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни конференция материаллары тупланган “Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемалары” җыентыгы дөнья күрде. Быел, 18 майда, Башкорт дәүләт университетының тата...

Уфада Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни конференция материаллары тупланган “Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемалары” җыентыгы дөнья күрде.

Быел, 18 майда, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы татар әдәбияты классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен оештырган иде. Анда Башкортстан һәм Татарстан галимнәреннән тыш, Азәрбайҗан, Казахстан дәүләтләреннән, Адыгея, Алтай, Кабардино-Балкария республикаларыннан 97 тикшеренүче катнашты. Гыйльми җыенда танылган галимнәр белән бергә, мәктәп укытучылары, аспирантлар, студентлар да чыгыш ясады.

Бүген, ниһаять, әлеге конференция материаллары 376 битлек аерым җыентык булып дөнья күрде. Биредә мәкаләләр биш төркемгә бүлеп урнаштырылган. Аларның беренчесендә урнаштырылган язмаларда Гаяз Исхакыйның иҗатына һәм җәмәгать эшчәнлегенә яңа күзлектән бәя бирелсә, калганнарында төрки халыкларның телләре, фольклорлары һәм әдәбиятлары чагыштырма планда тикшерелә, социолингвистика һәм лингвокультурология, яңа шартларда дәүләт һәм туган телләрне укыту методикасы проблемалары күтәрелә, төрле язучыларның тел-стиль үзенчәлекләре анализлана.

Әлеге көндә Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы яңа гыйльми җыен үткәрүгә әзерләнә. Декабрь башларында узачак Халыкара фәнни-гамәли конференция кафедраның 60 еллык юбилеена багышланачак.

татар-информ

Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк